Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“10 елдан соң күңелдә өмет чаткысы барлыкка килде”

19 Февраль 2018 1721
Биектау районы Дөбъяз авылында яшәүче 33 яшьлек Илнар Хәлиуллин менә инде 10 ел гомерен инвалидлар арбасында уздыра. Язмышымы, ялгышымы, бер Ходай белә, ләкин 2007 елның 27 июль төне тормышын баштан аяк үзгәртә аның.
– Ветеринария институтын тәмамлап, диплом алып кайткан гына чаклар. Авылда калып, эшкә урнашырга йөри идем. Ул көнне, гадәттәгечә, кичен дуслар белән күрше Каенлык авылына кызлар янына бардык. Шунда бер кызны Өнсә авылына илтергә киттем. Кире кайтыр юлда машина белән идарә итеп бетерә алмыйча, юлдан читкә чыгып очтым. Яңгыр сибәли иде, әллә тизлекне чамалап бетермәдем... Алай дисәң, кызу да бармаган кебек инде. Арткы тәгәрмәчне болгый башлагач, каушап калдыммы?! Белмим... – дип искә ала ул көнне Илнар.

Нәтиҗәдә, егет машинаның алгы тәрәзәсен ватып, ярты гәүдәсе белән урам якка очып чыга. Бәхеткә, аның һәлакәткә очравын дус егетләре күреп ала, алар шунда ук ярдәмгә ашыга. Машинадан сөйрәп чыгарып, ашыгыч ярдәм чакырталар...

– Муен сыну нәтиҗәсендә, бөтен гәүдәм параличланган иде. Умырткалар урыныннан кузгалып, арка миен кыскан булып чыкты, – дип дәвам итә Илнар. – Мине башта Биектауга, соңрак Казандагы 15 хастаханәгә алып киттеләр. Ләкин анда операциягә алынырга курыктылар. Шуннан травматология институтыннан бер хирургны чакырдылар. Ул исә, үзләренә алып китеп, операция ясарга карар кылды. Операциядән соң мине анда озак яткырмадылар, үзәкнең күченгән чагына туры килдек. Кирәк табибларны Казаннан авылга алып кайтып йөрдек. Яраларны бәйләргә, физик күнегүләр ясатырга соңрак әни дә өйрәнде. Операция ясалып бер ай узгач, озак ятудан тәнемдә ачык яра (пролеж) барлыкка килде. Әлегә кадәр шуның белән көрәшәм.

Өйгә кайткач, Илнарның температурасы төшми. МРТ ясаталар, ә анда муенның дөрес якка авышмаганлыгы ачыклана. Ярты елдан шул ук травматология институтында икенче операция кичерергә туры килә аңа.

– Баксаң, беренче операция вакытында беркеткән пластинкаларның шөрепләре бушап, урыныннан кымшанган булган. Реабилитация үзәкләренә йөри башлагач та, “операцияң бераз дөрес ясалып бетмәгән”, – диделәр. Шул сүзләрне ишеткәч, башка клиникаларга мөрәҗәгать итә башладым. Әмма барысыннан да “отказ” килде, реабилитация узарга гына чакырдылар.

Илнарның бүген иң күп көчен алучы әйбер – тәнендә барлыкка килгән ачык яра. Шуның аркасында: “Башка авыруларга да инфекция җибәреп, клиниканы яптырасың. Яраларың төзәлмичә килмә”, – дип берничә ел элек реабилитация үзәкләренә дә юлны ябып куялар аңа.

– Минем хәзер ике җирдә ачык яра. Ул яраның берсенә операция ясатып карадык. Ләкин теккән җепләр өзелде. Анысы уңышлы чыкса, икенчесенә дә ясатырбыз дип уйлаган идек, булып чыкмады. Аны бит башка җирдәге тиремне кисеп алып ясыйлар. Җиңел операция түгел, – ди Илнар.
Илнарның тормышын, яшәү рәвешен бераз гына булса да җиңеләйтү максатыннан, өйдәге һәр нәрсә аңа яраклаштырып эшләнгән. Ишектәге бусагалар алынган, күнегүләр ясау өчен махсус физик җайланмалар булдырылган. Кышларын бер-ике минутка гына булса да һава сулап керергә мөмкинлек булсын дип, өйалдын инвалид арбасы белән йөрерлек итеп эшләгәннәр. 

– 10 ел эчендә өйдәге ремонт минем ихтыяҗларны күздә тотып ясалды инде. Әти-әнигә, энем белән абыема, дусларга, авылдашларга рәхмәт! – ди Илнар. – Баштарак кеше ярдәменнән башка ашый да алмый идем. Хәзер кашыкны үзем тотып ашарга җайлаштым. Бармакларымны бөкләп, компьютерда язарга өйрәндем. Җәйне көтеп алам. Көн җылынуга арбама утырып, туган-тумачалар, дуслар янына ашыгам. Күп утырырга ярамый. Ләкин җәй көне өйдә тыныч кына түзеп утырып буламыни! Әнә шуннан, тагын теге ачык яралар баш калкыта. Аркага ятып булмый. Айлар буе эчкә ятып кына яши башлыйм. Кышны шулай каршылыйм. Әнигә көн саен яраларымны эшкәртеп, бәйләп торырга кирәк. 

Клиникалар эзләп, Илнарның 10 ел гомере узып киткән. Ә менә узган ел аның тормышында өмет чаткысы барлыкка килгән. 

– Дустымның дусты Германиядә уңышлы гына операция ясатып кайткан. Бер очрашкач, минем турында сөйләшкәннәр. Ярдәм итү юлларын эзләгәннәр. Нәтиҗәдә, Германия табиблары белән элемтәгә керә алдык. Анализларны караганнан соң: “Операция дөрес ясалмаган. Артык күп вакыт узган. Шулай булса да, хәлегезне җиңеләйтергә мөмкин”, – диделәр. Операциягә кергәнче башта ачык яраларны йомдырырга кирәк. Өч ай Германиядәге госпитальдә дәвалану 9 миллионнан артып китә (төгәл сумма – 9 291 453 сум).
Шунда әңгәмәбезгә Илнарның әнисе Наилә апа кушылды:

– Баштагы биш елны ничек яшәгәнне дә белмим. Елый-елый күз яшьләре калмагандыр... Инде бүгенге халәтенә ияләнгән, бераз тынычланган да кебек иде. Хәзер менә Германия турында ишетеп, бөтенләй кәефләре күтәрелеп китте улыбызның. Аякка басып йөри алмасам да, коляскадан караватка булса да күчеп утыра алырмын, дип хыялана. Көне буе икебез генә мәш киләбез. Күтәрергә авыр бит. Әтисе эштә. 

Хәлиуллиннар – авыл җирендә яшәүче гадәти гаилә. Хәлләреннән килгәнчә кош-корт үстереп, хайван асрап көн күрәләр. Шуңа да Германия табиблары билгеләгән зур сумманы үз көчләре белән генә җыеп бетерү мөмкин эш түгел. Ә бит һәрбер ата-ананың баласын сәламәт килеш күрәсе килә. Наилә апа үзе дә: “Аның бит миллионын да күргән кешеләр түгел без”, – дип уфтана. Әйе, операция өчен зур акчалар таләп ителә. 

Ләкин газета укучыларыбыз арасында да зур йөрәкле, киң күңелле кешеләр күплегенә ышанабыз. Һәм аларның ярдәмендә өмет итеп калабыз. Тормыш ул – бумеранг. Һәр гамәлебез иртәме-соңмы үзебезгә әйләнеп кайтачак, онытмыйк. 

СБЕРБАНК картасы: 4276 6200 3800 2709 
ВТБ картасы: 5368 2910 1475 7504
Ике карта да Халиуллин Илнар Ильгизарович исемендә.
Элемтә өчен телефон: 89274459858
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2754
30 Август 2018 09:19 1543
25 Август 2018 21:59 1447
ӨСКӘ