Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Үзем ятим үскәч, гел күп бала алырга хыялландым”

11 Май 2018 5236
Актаныш районы Киров авылында гаҗәеп гаилә яши. Сабитовлар үзләренең өч балалары янына (кызганыч, берсе мәрхүм инде) ун нарасыйны (!) сыендырып, ата-ана назына күмгәннәр. Хуҗабикә Мәрьям апа бик ачык, ягымлы ханым булып чыкты. Тормышы бер китап язарлык. Бу кадәр бала алырга ничек ихтыяр көче җитә диючеләргә, җавабы әзер аның.


– Үзем ятим үскәч, гел күп бала алырга хыялланып яшәдем, – дип башлады ул сүзен. – Әти белән әни эчте. Аларны хурламыйм. Сөйләгәннәрем дога булып барсын. Кечкенә чагымда бик кыенсына идем шуңа. Ятим бала башкалардан бер баскыч түбән була бит инде ул. Начарлык эшләмәсәң дә, яклар кешең булмагач, гаепне сиңа сылтыйлар. Үзеннән-үзе баш иелә. Ятимлегем ничек килеп чыкты диярсең? Әти әнигә суккан, шуннан әни вафат булды. Без ул вакытта Түбән Кама шәһәрендә туганнарда кунакта идек. Икенче көнне ике энем белән безне килеп алдылар. Авылда әтиләр биш бертуган иде. Кече энем белән мине бер абыйсы, бер энемне икенчесе тәрбиягә алды. Аларга зур рәхмәт! Әти дүрт ел төрмәдә утырып кайтты, аннан кабат өйләнде. Яңа әнине башта бик яратып бетермәдем. Ләкин ул бик әйбәт кеше булып чыкты. Бүген ул да юк. Балалары белән әле дә аралашып яшибез, – дип хәтер сандыгыннан хатирәләрен бушатты әңгәмәдәшем.

Мәрьям апаның ире белән танышу, кавышу тарихы да кызыклы. Алмас әфәнде белән күршеләр булып яши алар.

– Булачак иремнең әнисе бик яратты үземне. Ятим бала булгач, сүз әйтмәсеннәр дип тырышыбрак та эшләгәнмендер инде. Бервакыт каенана буласы кеше кулын авырттырды да, сыерларын кереп саудым. “Киленем итәм мин сине”, – дия иде. Аллаһы Тәгаләнең “амин” дигән чагына туры килде бугай. Әтидән кулымны сорадылар. “Начар кешеләр түгел бит, кияүгә чыгасыңмы?” – диде әти. “Ярар”, – дип ризалыгымны бирдем. Шулай итеп, 17 яшемдә ир хатыны булып куйдым. Хәзер шул чакларны исемә төшерәм дә көләм. Ризалык биргәндә нәрсә уйладым икән дим. Ләкин үткәннәремә карап бер дә үкенмим, ирем белән 32 ел бергә яшибез, Аллага шөкер. Кулыннан килмәгән эше юк. Балалар өчен дә үлеп тора. Кияүгә чыккач, бер ел фермада сыер саудым. Шулай итеп авылда калынды, укырга да кереп булмады.
“Беренче баламны поездда таптым”

Алда язганымча, Сабитовлар үзләре дә өч балага гомер биргән. Беренче уллары Рузатны табу тарихын сөйләп тагын бер кат шаккатырды мине әңгәмәдәшем.

– 1987 елда поездда барганда таптым мин аны. Яшьлек – юләрлек, диләр. Бала-чага акылы да чыгып бетмәгән булгандыр. Ирем белән үпкәләштек тә, әле бала табарга бер ай вакытым бар дип, икетуган апаларга Оренбург өлкәсенә чыгып киттем. Балавыз сыгып әти янына кайтып булмый бит. Ә апа: “Кил безгә”, – дип үзләренә чакырды. Ул да ятим үскән бала, хәлне аңлый. Ләкин улым вакытыннан алда дөньяга килергә ашыкты. Поездда хәрби киемдәге өч ир бәбиләтте мине. Бала 2 кило да 200 грамм авырлыкта туды. Эчләренә кадәр үтә күренмәле булып тора иде. И, курыктым инде. Аннан мине Увильский дигән җирдә төшереп калдырдылар. “Скорый” килеп алды. Апаларга барып җитәргә бер көнлек юл бар иде әле. Хастаханәдә бер атна яткач, апалар килеп алдылар. Дүрт ай узгач, “сагындым” дип ирем килде.

...Гомере генә озын булмады балакаемның, 24 яшендә үзе теләп китеп барды... Бик йомшак күңелле иде. Кич белән телефоннан: “Әни, бәхил бул, киттем”, – дип шалтыратты. Башка сүз әйтеп тормады. Ни булганын аңламадык. Быел март аенда үлгәненә 6 ел булды. Яшь ярымлык кызы калды. Киленем тормышта инде. Иренә рәхмәттән башка сүз юк. Оныгымны үз баласы кебек якын күреп үстерә. Әмма үкенечләр җанны кимерә. Үз-үзенә кул салгач, бигрәк тә авыр. Без гаепле булмый, кемне гаеплисең инде. Дөрес тәрбия бирмәгәнбезме, нәрсәнедер күреп бетермәдекме... Яшь чакта әй чабабыз, дөнья куабыз, акча җитми. Балалар үсә тора. Алар белән сөйләшергә вакыт юк, эш күп... Башыңны күтәреп карыйсың, балаң инде үсеп тә җиткән. Хәзер бала-чаганы тәртипсез дибез. Ә нәрсә көтәргә? Бала садик, мәктәптән кайта да компьютерга утыра. Шуңа да бу ялгышларымны төзәтү өчен бөтен вакытымны тәрбиягә алган балаларыма багышладым, мәш киләм үзләре белән.
“Тәрбиягә бала алу – чир ул”

Сабитовларның үз кызлары Алсуга – 30, уллары Азатка 20 яшь тулган. Алсу бүген үзе дә ике бала әнисе, гаиләсе белән Актанышта яши.

– Әйткәнемчә, ятимнәр карау теләге һәрвакыт күңелемдә яшәде, – дип дәвам итә Мәрьям апа. – Беренче балаларыбыз – Руслан белән Алинә. Безнең гаиләгә килеп кушылганда, малайга – 4, кызга 2 яшь иде. Аларны уллыкка-кызлыкка алып, үз фамилияләребезне бирдек. Бала алу – вирус чире белән бер ул. Бер алгач, тагын аласы килә башлый. Ирем белән уйлаштык та, тагын икене алырга булдык. Лианага – 13 яшь, Лилиягә 10 гына ай иде. Шулай дүртәү булдылар. Аннан өч бертуган Сибгатуллинар, тагын өч бертуган Бутаковлар... Соңгыларын бер ел элек алдык. Норманы тутырдым кебек инде. Бүген алтысы мәктәптә, өчесе балалар бакчасына йөри. Икесе студент.

– Моның кадәр баланы тәрбияләү авыр түгелме дип сорау дөрес тә булмас кебек... Берсен кеше итү дә күпме көч, хезмәт, мәхәббәт сорый... – дим батыр анага.

– Авыр, җиңел димим. Никадәр авыр булса, шуның кадәр күңелемә җиңел. Бөтен җаным-тәнем белән карыйм аларны. Шау-гөр килеп көлүләре, шаярулары да йөрәгемә якын. Ә “әнием” диюләре аңлатып кына бетерә торган хис түгел. Балаларны табигатькә алып чыгам. Кечкенә генә әйбернең дә матурлыгын күрергә өйрәтәм. “Бер минутка туктап, тирә-ягыгыздагы матурлыкка сокланыгыз әле” дигәч, башта күрмиләр иде. “Бернәрсә дә юк бит” дип аптырап торалар иде. Хәзер очкан кошны да, яуган карны да күрәләр, сокланалар. Мәктәп, балалар бакчасы, авыл советы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, анысына да сөенәм. Бездән башка бер бәйрәм дә узмый. Бию, җырларын да үзем өйрәтәм. Узган ел тәрбиягә алган балаларым белән Сабантуй уздырдык, бөтен авыл халкы җыелды.
Сабитовлар гаиләсенең уңган-булганлыгы ишегалдына килеп кергәч үк күренә. Ташлар белән әйләндереп алынган кечкенә генә сулык, чатырлар, тәгәрмәчләрдән ясалган аккошлар... Кыскасы, матурлык ярата әлеге гаилә. Һәм шуны балаларына да сеңдерергә тырышалар.

Гаилә башлыгы Алмас әфәнде гаражда машиналар рәтләү белән шөгыльләнә. Мал-туар асрыйлар, каз-үрдәк, тавык-чебеш үстерәләр.

“Бу балаларны карарга акча җитәме соң?” – дигән соравыма Мәрьям апа: “Җитә, күп кирәкми ул. Булганына шөкер итәбез. Берсе дә ач-ялангач түгел. Татар телен саклап калуга минем дә өлеш керде дип көлеп йөрим. Тугыз рус баласына татар телен өйрәттем бит. Бергәләп догалар өйрәнәбез. Ашагач, “амин” дип табын яныннан кузгалалар. Ярыша-ярыша вәгазь сөйлиләр, күңелле бездә. Күңелләрендә иман нуры булса, акыллары югалмас дим, – ди әни кеше. Бирсен, Ходай!

Тәрбиягә алган балалар:

Руслан – 14, Алинә – 11 яшь ( бертуганнар);
Лиана – 20, Лилия – 7 яшь;
Риана – 7, Альфред – 6, Арыслан – 4 яшь (бертуганнар);
Индира – 10, Максим – 9, Артем – 6 яшь (бертуганнар).
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2784
30 Август 2018 09:19 1566
25 Август 2018 21:59 1472
1 Сентябрь 2018 08:49 1239
ӨСКӘ