Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Үзең дә көч куй, Аллаһы Тәгаләдән дә сора”

19 Май 2017 1289
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Ураза тотучының йокысы да гыйбадәт санала, сулаган сулышы да, тәсбих догасы да кабул була, гөнаһы гафу ителә”, – ди. Аллаһы Тәгалә рамазан аеның һәрбер көненә 600 мең бәндәнең гөнаһын гафу кылып, җәһәннәм утыннан азат итәдер. 27 майда уразага керәбез. Аңа әзерлекне хәзердән үк башлыйк. Рамил Юныс белән дә шул хакта сөйләштек.
– Рамазан аена әзерлек Рәҗәп аенда ук нәфел уразалары тотудан башлануын беләбез. Тагын нинди эш-гамәлләр кылу зарур?

– Минем, иң элек, аның өстенлекләрен искәртеп узасым килә. Хәзер инде ач торып дәвалану турында җитәрлек мәгълүмат бар. Әлбәттә, бу халык медицинасында киң кулланыла һәм аның файдалы үзлекләре фәнни яктан расланган. Ураза тотканда кеше үзенең организмына ял биреп кенә калмый, аны чистарта да. Организм – бик яхшы формалашкан система. Ризык керми икән, ул май катламнарындагы запасны суыра башлый, алар белән кан тамырларына утырган холестерин, шлак, токсин һ.б. да чыга. Шул рәвешле организм үзен-үзе чистарта, шеш һ.б. үсүне кисәтә. Шуңа күрә рамазан уразасы тәнгә ял бирү генә түгел, ә сәламәтлек чыганагы да әле. Моннан тыш, ул әҗер-савап та, гыйбадәт тә, Ислам диненең бер нигезе дә һ.б. Ягъни Аллаһы Тәгалә аны барлык яктан камил иткән. Бер сүз белән әйткәндә, ул – безнең өчен зур бүләк.

– Ураза алдыннан курку туа. Мондый эссе көнне тота алырмынмы, диләр. Бу курку шайтаннанмы?

– Руль артына утырып, беренче мәртәбә шәһәргә чыгуларын да күпләр бүгенгедәй хәтерлидер. Һәркем андый вакытта курка, чөнки бөтенесе кычкырта, автомобиль сүнеп кала... Ләкин шул чагында шәһәргә чыгып китмәгән булсагыз, бүген дә машинада йөрмәс идегез. Кеше йорт сала башлар алдыннан яки башка берәр эшкә керешкәнче дәкурка, борчыла. Кайберәүләрнең хәтта төн йокылары кача. Бу – табигый хәл һәм саклану инстинкты булып тора. Андый хисне безгә Аллаһы Тәгалә бирә. Башкача, бернидән курыкмыйча, без упкынга төшер идек. Ә курку сагаерга мәҗбүр итә, игътибарны арттыра, яхшырак уйлый башлыйбыз. Әмма ул хис бик кечкенә, шайтан исә аны көчәйтә. Ягъни кеше изге эштән туктый икән, димәк, шайтан үз куркуын өсти. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Сезне шайтан куркыта”, – ди.

Ураза ае башланыр алдыннан булган халәтне теш табибына керү белән чагыштырыр идем. Стоматолог, Аллаһының рәхмәте белән безнең тешне дәваласа да, аннан куркабыз. Ә инде куркуыңны җиңеп, табиб каршына кереп утырсаң, рәхмәт әйтеп чыгып китәсең. Рамазан аеның да бусагасын үтсәң, баштагы өч көндә генә авыр, ашказаны бераз чеметә. Чөнки организм режимга ияләшкән, көн саен иртән йокыдан торгач каһвә эчеп алырга кирәк аңа. Көндез дә, кич тә ашарга сорый. Дүртенче көннән инде борчымый башлый, яңа туклану тәртибенә күнегә. Аллаһы Тәгалә адәм баласына ияләшү сыйфаты куйган. Әллә нинди уңай шартларда яшәгән миллиардерлар да Хаҗ вакытында палаткада куна, анда телевизор да, интернет та юк, урамда тәһарәт алырга чират тора һ.б. Иң мөһиме – берәү дә зарланмый. Ягъни организм тиз ияләшә, нәфес кенә һаман саен эчтән котыртып тора.

Җитмәсә, Аллаһы Тәгалә рамазанны шултикле җиңеләйткән: авырганда, хәлсезлек борчыса, сәфәрдә вакытта, йөкле икәнсез яки бала имезсәгез, олы яшьтә булсагыз, авыр хезмәт үтәгәндә, уразаны казага калдырырга, көннәр кыскаргач тотарга рөхсәт ителә. Без инде шул җиңеләйтелгән хөкемне дә үтәргә теләмибез. Коръәни Кәримдә: “Аллаһы Тәгаләне оныткан кеше булмагыз, Сез үзегезне үзегез онытырсыз”, – диелә. Диннән ерагайган зат үзенә-үзе зыян сала булып чыга. Ә ураза кешене яшәртә, гипертония, диабет, буынга утырган тоз, йөрәк сырхаулары кебек күп авыруларны дәвалый. Рамазан ае ахырына кешенең уразадан чыгасы килми, чөнки үзендә җиңеллек сизә, рәхәтлек кичерә. Әлбәттә, моны сизү өчен үзеңне дөрес тотарга кирәк, шайтан коткысына бирелмичә, сәхәр яки ифтар вакытында артыгын ашамау зарур.
– Бер хәзрәт: “Иртән – көне буе ач торасы була, кич җиткәч – көнозын ач тордым, дип ашыйлар”, – дип сөйләгән иде...

– Әйе шул, кайберәүләр сәхәрдә токмачлы аш, кәтлит белән бәрәңге, пәрәмәч, гөбәдия һ.б. ашый. Кич тагын шул хәл кабатлана. Болай эшләү һич дөрес түгел. Ураза тотканда бераз гына ачлыкны сизү шарт. Бу – организмның эшләгәнен, чистарганын тою өчен кирәк. Дин белгече Шамил Әләветдиновның сайтын карарга тәкъдим итәм. Ул, һәр фикерен дәлилләп, ураза тотканда туклану буенча киңәшләр бирә һәм алар бик файдалы. Уразада селкенмичә утырырга ярамый, гадәти тормыш рәвешен дәвам итәргә тиешбез. Әлбәттә, хәл бетеп егылганчы йөрергә ярамый инде. Ләкин өйдән чыкмыйча ябылып утыру, йоклау организмга зыянга гына. Эшләп, кан йөрешен яхшыртып, матдәләр алмашын әйбәтләп ураза тотсак кына сәламәтлеккә сихәт килә. Шуны онытмыйк: Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәтләре арасында адәм баласына файдалы булмаганнары юк.

– Күп нәрсә нияттән тора. Уразага рухи яктан ничек әзерләнергә?

– Кеше уразага ябыгам, буй-сынымны матурлыйм дип кенә керә икән, бу гыйбадәт түгел, ә ач тору гына. Уразаның ике шарты бар: беренчесе – ният, икенчесе – тыелып тору. Ният таңнан кояш баеганчы ураза тотам диюдән гыйбарәт. Сәламәтлек өчен уразага керү дә ач торуга гына кайтып кала. Белүебезчә, уразаның өч дәрәҗәсе бар. Беренчесе – ашказаны уразасы. Монда ашамый-эчми торуны аңлыйбыз. Икенчесе, күз, тел, кул, аяк уразасы. Ягъни бу органнарны хәрәмнән тыябыз. Әйтик, ураза вакытында ризык ашмыйча, су эчмичә торып, гайбәт сүз сөйләсәң, гыйбадәтең бозылырга мөмкин. Өченчесе – ният уразасы. Ягъни рамазан аенда уйны да чистартырга кирәк.
– Ураза тотуда җиңеллек бир дип, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәкме?

– Әлбәттә! Гомумән, һәр эштә Аллаһы Тәгадән җиңеллек сорарга кирәк. Бөтен нәрсә Аның кулында. Сорап, дога кылсаң, Ул синең өчен вакытны да туктата. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Мин көн белән төннең микъдарын Үзем теләгәнчә билгелим”, – ди. Тормышта моны бик ачык күрергә мөмкин: кайчак вакыт җитми, кайчак унбиш минутны уздыра алмыйча азапланабыз. Изге китабыбыздан күренгәнчә, кешеләр арасындагы мәхәббәтне дә Аллаһы Тәгалә сала. Әйтик, бер күршең белән мөгамәлә кора алмыйсың, икенчесе белән бик әйбәт аралашасың һәм ни өчен икәнен үзең дә аңламыйсың. Коръәни Кәримдә: “Бер кеше: “Дөньяның бөтен байлыгын бирәм, ярат мине”, – дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә ярату хисе салмаса, теге кеше яратмый”, – диелә. Хәтта үзара мөгамәләт тә Аның кулында. Җиңеллекне дә Ул бирә. Ләкин һәрбер хезмәттә дога гына кылып утырмау, сәбәбен дә кылу мәслихәт. Бервакыт имтихан алдыннан студентлар килеп, дога кылуны сорады. Мин боларга дога өйрәттем. Икенче көнне шул доганы өйрәнеп барганнар, ә имтихан сорауларын карамаганнар, сынауларын бирә алмый кайтканнар иде. Шуңа да әлеге студентлар хәлендә калырга ярамый. Аллаһы Тәгалә тырышкан кешегә генә эшен җиңеләйтә. Ягъни үзең дә көч куй, Аллаһы Тәгаләдән дә сора, Аңа тапшыр. Шул чагында тотынган һәр эшеңдә бәрәкәт булыр.

– Быел рамазан ае янә кызу чорга, бакча эшләре вакытына туры килә. Бәрәңге корты чүплисе бар яки түтәлдәге чүпне утарга кирәк дип, уразаны казага калдыру дөресме?

– Бервакыт бер егет шалтырата: “Юл төзекләндерүдә эшлим. Асфальтның кызуы 170 градуска җитә. Өстән кыздырган кояшта һава температурасы утыз градустан арта. Ураза тотуы бик авыр. Нишлим икән?” – ди. Бу егет 200 градус кызуда эшли булып чыга. Әлбәттә, хезмәте авыр һәм шуның белән гаиләсен туйдыра. Монда инде ураза тотмаска мөмкин дип фәтва бирергә мөмкин.

Икенче юлы пешекче ханым шалтыратты: “Эшчеләргә ашарга әзерлим, кухня кечкенә, бик эссе, һава җылылыгы кырык градус чамасы, чыдар хәл юк”, – ди. Менә болар уразасыз кешегә дә бик авыр эшләр. Әбиләребез уразада килеш урак белән ашлык урган. Хәзер исә без шыл иткәнгә кылт итәбез. Шуңа да үз бакчаңдагы бәрәңге чүбен утарга кирәк дип кенә уразаны калдырырга ярамый. Бераз эшләп кер дә ял ит, тагын чык яки салкын су белән коенып ал. Әмма гыйбадәтеңне калдырма.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1758
5 Октябрь 2018 11:37 1561
21 Сентябрь 2018 14:17 1441
ӨСКӘ