Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Үз гомеремдә кредит алмадым, кешедән бурыч җыймадым”

13 Август 2018 1178
Һәр районда үзенең төзек юллары, нык йортлары белән башкалардан аерылып торган авыллар булган кебек, һәр авылда үзенә генә хас бизәлгән йорты, сокландыргыч әкияти капка төбе, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торучы ачык күңелле, юмарт кешеләре булган хуҗалыкларны очратырга мөмкин. Кукмара районы Ядегәр авылында гомер итүче Мулланур абый Зарипов әнә шундыйлардан. Мин килгәндә Мулланур абый белән Роза апаның мәш килеп, үзләре ясаган чатырларының керү өлешенә тимердән арка ясап, чәчәкләр утыртып яткан мәлләре иде.
– Аккошларны, пальма агачларын ясау өчен нинди материал кулландыгыз?

– Җыен калдык-постыктан ясадым. Аккошларны – иске машина покрышкасыннан, пальмаларны – буш капрон шешәләрдән, самавырны калдык торбадан әмәлләдем.
Кемнеңдер йорт тәрәзәсендә дә юк, Мулланур абыйның мал абзарының һәр тәрәзәсенә матурлап, бизәкләп эшләнгән йөзлекләр урнаштырылган. Бер тәрәзәне матурлау бер көн вакытны ала икән. Мулланур абыйга башкаларда булмаган уңай сыйфатлар хас. Кем генә, нинди йомыш белән килмәсен, эшеннән бүленеп ярдәм итәргә ашыга. Мулланур абый – үземне дә балта, чүкеч тотарга өйрәткән остазым. Якын-тирә авылларда ул ясаган тәрәзә, ишек куелмаган йорт юктыр. Бервакытта да хезмәтен үзе бәяләми, күпме бирәләр, шуңа риза. Шуңакүрәдер, бер­кайчан да заказдан өзелми.

– Мулланур абый, абзарыгыз зур, малларың күпме? – дип сорыйм.

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 5 июльдә чыккан 26нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Ренат Галиев

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1654
15 Октябрь 2018 17:54 1484
23 Октябрь 2018 10:14 1402
31 Октябрь 2018 11:56 1357
ӨСКӘ