Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Яраткан кызымны үземә карату өчен, ахыргача көрәштем”

14 Декабрь 2017 3261
2015 елда Омск өлкәсенең Светлый бистәсендәге казарма ишелеп, әлеге фаҗигадә ике аягын югалткан егет – Рөстәм Нәбиев турында җәй аенда газетабызда язып чыккан идек инде. Рөстәм “Инстаграм”ында үткәне, бүгенге тормышы, уңышлары турында язып, яшьләрне илһамландыра, яңа үрләргә канатландырып тора. Күптән түгел ул тормышындагы иң зур мәхәббәт тарихын язып та күпләрне сокландырды.
“Чын мәхәббәт дуслыктан башлана”, – диләр. Бу сүзләр миңа бик ошый, чөнки булачак хатыным Индира белән безнең дә мәхәббәт шулай башланды. Аның белән бер авылда үстек, бер мәктәптә укыдык, күрше урамнарда гына яшәдек. Йортларыбыз да кара-каршы урнашкан, ә ике арада зур чокырлы елга иде.

Индирага 2008 елда гашыйк булдым. Бик гади, тәрбияле, үзен әллә кемгә куеп йөрмәүче кыз иде ул. Ихлас елмаюы, зәңгәр күзләре... Әнә шул ягы белән үзенә тарткандыр да мине. Кызганыч, ике еллап минем мәхәббәтем җавапсыз булды. Үземнеке итәргә тырышулар күп тапкыр уңышсыз тәмамланды. Үземне беркайчан да сөйкемле егет дип уйламадым, бик ябык та идем, җитмәсә. Ләкин эчке дөньям бай иде. Кызлар белән ничек аралашырга икәнен белдем, кыскасы, чын романтик! Бәлки шуңадыр да, Индирага карата суынмадым, кайчан да булса шул ягым белән аны үземә карата алачагыма ышандым.

Бер мәктәптә укыгач, мин аны һәрвакыт өенә озатып куярга тырыштым, сумкасын күтәрә идем. Ләкин егет кеше буларак ул миңа игътибар итсен өчен бу гына аз иде бугай. Ул мине бары дус буларак кына кабул итте.
2010 ел. Индира бер егет белән очрашып йөри башлады. Ул вакытта да мин аннан читләшмәдем. Ниндидер могҗиза көттем, минеке булачагына ышанычым ул чакта да кимемәде. Эх, сез белсәгез ул егет белән ташлашкач, ничек сөенгәнемне! Бәлки бу сүзләр бик үк матур яңгырамыйдыр да, ләкин мин чыннан да шат идем. Минем өчен тагын бер мөмкинлек пәйда булды. Индира аерылышуны авыр кичерде, елады. Егетләрдән гайрәте кайтты. Миңа аның ышанычын яулау тагын да авырайды. Чөнки хәзер инде бөтен егетләрнең дә бер чыбыктан түгеллеген дә исбат итәргә кирәк иде. Күп вакытымны аңа багышладым, иртәдән кичкә кадәр “аська” аша “смс”лар языштык.

Ничектер шулай бервакыт дуслар белән бер бәйрәмдә җыелыштык. Өстәл артына утырыша башлагач, мин тиз генә Индира янына килеп утырдым. Бөтенесе нидер сөйли, көлешә. Ә мин берәүне дә күрмим дә, ишетмим дә. Бөтен уйларым аның тирәсендә генә бөтерелә. Шулчак кулымны өстәл астына төшереп, Индираның кулларына кагылдым. Йөрәк дөп-дөп тибә, хәтта кызарып та чыктым. Ләкин юләр кеше сыман елмаюымны дәвам итәм. Әйтерсең, миллион отканмын! Мине аңларга да була, бу мизгелләрне ике ел көттем бит! Менә шушы мизгелдә безнең арада ялкын кабынды, соңрак ул зур мәхәббәт учагына әйләнде.

Индирадан бу көн турында сорагач, ул да әлеге мизгелдә әкияти хисләр күчерүен әйтте. Әнә шулай уртак юлыбыз башланып китте. Кешеләрдән яшереп кенә очрашырга керештек. Кич белән ике урамны тоташтырган күпердә күрешә идек. Аннан үләнгә ятып, аңа “Вдох-выдох” дигән җыр башкарганымны хәтерлим. Соңрак ул җыр безнең мәхәббәт гимнына әйләнде. Шулай итеп, биш ел гомер узып китте. Аннан мин армиягә алындым. Индира мине көтәргә вәгъдә бирде. Ләкин 2015 елның 12 июль төне тормышның астын өскә китерде...

(Соңрак Рөстәм белән нәрсәләр булып бетүе, йөргән кызы Индираның аның ташламавы, авыр чакларында һәрвакыт янәшәсендә булуы турында газетабызда, 2017 елның 33 санында язган идек. Бүген инде әлеге яшь парның мәхәббәт җимешләре, кызлары Софиягә дә ике ай булды. Менә шундый ныклы, авырлыкларга бирешмәгән мәхәббәт тарихы сезгә).

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ