Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җәвит Шакиров шатлыгы белән уртаклаша

8 Сентябрь 2017 1679
"Безнең гаиләдә тагын бер шатлык! Илһам улымның, киленебез Рушананың малае - безнең онык дөньяга килде! Бәхетле бала булсын! Ходайга рәхмәт, шундый шатлыклар, сөенечләр биргән өчен! Барчагызга да мондый бәхетне татырга язсын", - дип, шатлыгы белән уртаклашкан Җәвит Шакиров.
Ә бүген Шакировлар сабыйны бала тудыру йортыннан барып алган. "Җомга көн булгач, мәчеткә кереп исем куштырып чыктык!", - дип язган ул.
"Ике кодагыйга тәмле күчтәнәч, тагын бер онык!" - дип тә өстәп куйган юмор остасы.
Без дә Шакировлар гаиләсен котлыйбыз! Бәхетле, сау-сәламәт, озын гомерле, игелекле бала булып үссен!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ