Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гөрләтеп туй итте

21 Август 2017 2429
Кичә Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар кабат туй итте. Җырчы гаиләнең тормыш коруына 30 ел булган. Шул уңайдан алар барлык якыннарын, туганнарын һәм дусларын җыеп, ресторанда энҗе туй уздырган. Истәлекле мизгелләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Җәвит Шакиров үзенең "Инстаграм" битендә болай дип язган: "Вакыт дигәнең сизелми дә үзып киткән! Моннан 30 ел элек, көзге муллыкта 21 август көнне Зөлфия белән гаилә корып җибәргән идек. Балаларга карыйбыз да, Аллага шөкер кылабыз, оныкка карыйбыз да, күз тимәсен дибез! Яшәүнең бөтен мәгънәсе, асылы шулдыр ул! Барыгызга да шундый бәхет телибез!"

Әлеге чараны Эльвира Тәбриз кызы алып барган.




"Бу видеода Җәвит әфәнде белән Зөлфия ханымның уллары - Илһам, киленнәре Рушана, оныклары Самира, тагын бер онык менә-менә туарга тора. Сул якта - төпчек уллары  Искәндәр" - дип язган Эльвира үзенең "Инстаграм" битендә.




Роберт Миңнуллин үзенең "Инстаграм" битендә болай дип язган: "30 елга сузылган үбешү! Мондыйны алар гына булдыра ала!



Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
2 Сентябрь 2017 12:28 2355
ӨСКӘ