Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әлфис Кыямовның кызы Айгөл: "Әтинең арабыздан китүенә 14 ел булды"

21 Февраль 2018 1401
Әлфис Кыямовны күпләр “Кил син”, “Гөлфиям”, “Юк язмышка үпкә” кебек җырлары белән хәтерли. Кызганыч, яраткан җырчыбызның гомере генә кыска булды, 44 яшендә якыннарын калдырып китеп барды. Бүген аның кызы, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче булып эшләүче Айгөл белән сөйләшәбез.
– Январь башында әти Башкортстанга китте. 18 январь көнне күчтәнәч, бүләкләр күтәреп, өйгә кайтып кергәнен хәтерлим. Аны күргәч, бик шатланган идем. Аннан соң концертлар башланып китте. Берникадәр вакыттан соң әти: “Сезгә бер яңалыгым бар: миңа “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирәләр”, – дип шатлыгы белән уртаклашты. Кызганыч, бүләген үз кулларына тапшырырга гына өлгермәделәр. Безгә барып алырга туры килде... 8 февральдә әтинең безнең арабыздан китүенә 14 ел булды.

Язманы тулысынча 22 февральдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 7 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2754
30 Август 2018 09:19 1543
25 Август 2018 21:59 1447
ӨСКӘ