Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Үрентеләрең яхшы, синнән генә алабыз”, диләр

29 Март 2018 1988
Яз җитү белән тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләр башлана. Иң күләмлесе – бакча эшләре. Орлык чәчү, үскән үрентеләрне теплицага чыгару һ.б. Сарман районы Александровка авылында яшәүче Фатыйма һәм Рафис Нуриәхмәтовлар үренте үстереп сату белән шөгыльләнә. Әлеге гаилә Сарманга Урта Азиянең Ош төбәгеннән 24 ел элек күченеп кайткан. Рафис абыйга да, Фатыйма апага да – 67 яшь.
– Әтинең туган төбәгенә кайтып төпләндек, – дип башлады сүзен Рафис абый. – Әти – Сарманның Рангазар авылыннан, ә әни төп чыгышы белән Яшел Үзәннән. Үзем – Урта Азиядә туып-үскән кеше.

Рафис абый белән Фатыйма апаның өч баласы, җиде оныгы бар. Олы уллары Рафаэль – Әлмәттә, кызлары – Венера һәм кече уллары Ринат Казанда яшиләр.

– Бу эшне олы улыбыз Рафаэль кешеләрдән күреп, өйрәнеп, башлап җибәргән иде, – дип дәвам итте гаилә башлыгы. – Үрентеләрне 2007 елдан бирле үстерәбез. Теплицаларны үзебез өчен ясаган идек, уңыш арта башлагач, шушы эшкә керештек. Аннан соң кишәрлекне зурайтып, яңадан бер теплица булдырдык. Хәзерге көндә 50 метрлы һәм 20 метрлы теплицаларыбыз бар.

Ел саен әлеге гаилә кәбестә, помидор, кыяр, баклажан, болгар борычы, әче борыч үрентеләре үстерә. Ахыргы өчесен күп утыртмыйлар. Ә помидор, кыяр һәм кәбестәгә сорау зур: һәрберсе 2-3 мең төп. 1 елга 3-4 сорт кыяр, 5-6 сорт помидор үстерәләр икән.

– Нинди сортларга өстенлек бирәсез? – дип сорыйм.

– Тәбәнәк булып үсә, иртә өлгерә торган “Черный принц”, “Волгоградский”, “Колхозница”, “Волгоградский розовый”, “Жгучее сердце” сортлы помидорлар, “Зозуля”, “Маша” һ.б. сортлы кыярлар үстерәбез.
– Орлыкларын үзегез ясыйсызмы яки сатып аласызмы?

– Сатып та алабыз, үзебез дә җитештерәбез. Тәбәнәк булып үсә торган помидор орлыкларын үзебез ясыйбыз. Сок чыгаргыч аша согын агызабыз да кыш буе томат согы эчәбез. Ә орлыгын киптереп, чүпрәк пакетларга салабыз да, һәрберсенең исемен язып, алып куябыз. Быел менә биек булып үсүче 5-6 яңа сорт помидор утырттык. Пачкасында 6-10 данә генә, шулардан икенче ел өчен орлык ясармын дип торам. Ә кәбестә һәм помидорның кайбер сортларын Туймазыга барып алабыз.

– Әле быел чәчтегезме?

– Теплица өчен, биек булып үсә торган 30 әрҗә помидор чәчтек, бер яфрак чыгарды инде. 20 мартта теплицага күчерәбез. Бу төр помидор теплицага гына утыртырга ярый. 20 көн элек болгар борычы чәчкән идек, анысы авырдан тишелә. Ә тиз өлгерешле сортларны март азагында чәчәбез дә, апрель башында җиргә күчереп утыртабыз. Үрентеләрне 25 майда сатуга алып чыгарга исәпләп торабыз, Алла бирса.
  
– Кая алып барып сатасыз?

– Сарманга, Җәлилгә. Җәлилдә талаша-талаша алып бетерәләр. Безнең тирә өйдән генә килеп ала. Клиентларым күп, Аллага шөкер. Бездән бер тапкыр алган кеше: “Үрентеләрең бик яхшы. Киләсе елга да синнән генә алабыз”, дип кабат килә.

– Күпмедән сатасыз?

– Базар бәясенә карыйбыз. Бөтен әйбернең бәясе артты бит. Эшләгәч, файда да күрәсе килә. Болай уртача бер помидор, кыяр үрентесе – 15 сум, ә кәбестә 7 сум. Бер төргәккә запас белән 11 помидор үрентесе салабыз, шул 150 сум тора.

Рафис абыйлар помидор белән кыярның үрентесен генә түгел, үзләрен дә үстереп сата.
– Рафис абый, үренте сату дигәч тә, җиңел эш түгел ул. Сезон вакытында күпмелек сатасыз?

– Авыр да түгел, җиңел дә. Бер көенә салынгач, шулай бара инде. Керем кермәсә, эшләмәс идек. Үзен аклый. Базарда күбесе: “Болар белән интеккәнче, сездән генә алабыз”, диләр. Эше күп инде аның. Тәрбияләргә, вакытында суын сибәргә, чүбен утарга кирәк.

– Үрентеләрне ашлыйсызмы?

– Күчереп утыртканда сарык тиресе, мунчадан чыккан көл салабыз. Помидорлар яхшы уңыш бирсен өчен иң яхшы ашлама – тавык тизәге. Шуны мичкәгә салып, чылатып куясың. Ул анда ачый. Ачыткач, су өстисең. 200 литрлы мичкәгә 1 чиләк тавык тизәге салып, ашлама ясыйсың.

Помидорлар күренә башлаганчы шуның белән 1-2 тапкыр ашлап чыгарга кирәк. Аны сипкәннән соң, көл, аның артыннан ук парга әйләнеп ашлама очып бетмәсен өчен пычкы чүбе сибеп чыгарга кирәк. Әгәр помидорлар буйга бирә башласа, аскы ботакларын кисегез. Суга килгәндә, без 2 көнгә бер тапкыр сибәбез. Ә теплицадагы кыярларга өстән салкын су сиптерәбез. Үзебезнең скважина бар.

– Кәбестәләр кортламасын өчен нинди чара күрәсез?

– Шулай ук салкын су, көл сибәбез. Салкын су кортлатмый. Агу сипкән юк.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Май 2018 13:40 2354
7 Июнь 2018 11:19 1983
ӨСКӘ