Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Раян" төркеме җырчысы Азат Адиев 19 елга ирегеннән мәхрүм ителгән

11 Декабрь 2017 5281
Күптән түгел Казанда узган суд 2014 елның 13 октябрендә тоткарланган 8 кешене Россиядә тыелган террорчылык төркемендә катнашуда гаепле булуларын таныган. Хизб-ут-Тахрир лидерлары барысына бергә 145 ел 8 ай колониягә хөкем ителгәннәр. Гаепләнүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты, “Казан егетләре”нең экс-солисты, “Раян” төркемендә җырлаган Азат Адиев та бар.
2014 елда куркынычсызлык федераль хезмәте Татарстандагы махсус операция вакытында 20 адрес буенча тикшерү үткәргән. Шикле затларны тоткарлаганда күпсанлы тыелган әдәбият һәм пропагандалау материаллары алынган.

“Раян” дуэты 2010 елда оешкан иде. Башта “Казан егетләре” группасында җырлап йөргән Азат Адиев белән Вәли Фазлыйәхмәтов беренче тапкыр дуэт буларак нәкъ шул елда Казанда чыгыш ясады.
“Безнең җырлар әхлакый, рухи кыйммәтләрне саклый”, дип белдергән иде егетләр группаның иҗатына багышланган интернет-төркемдә.

Җырлар рухи кыйммәтләрне саклауга өндәсә дә, группа коммерция белән шөгыльләнүдән дә ерак тормаган – егетләр мөселман бәйрәмнәрендә, туйларда һәм юбилейларда чыгыш ясаган. Шулай ук бәйрәмнәрне алып бару хезмәтен дә тәкъдим иткәннәр. Иң мөһиме – бәйрәм алкогольсез узарга тиеш булган.
Суд карары нәтиҗәсендә Азат Адиев 19 елга каты режимлы колониягә, Әсгать Хафизов 19 ел да 2 ай каты режимлы колониягә, Радик Зарипов 16 ел аерым режимлы колониягә, Альберт Вәлиуллин 18 елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән. Шулай ук Тимур Үзбәков 18 елга, Ленар Сәитов 19 елга, Рузил Дәүләтшин 18 ел 6 айга, Павел Хевронин 18 елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән. Кайберләренең беренче тапкыр гына закон бозулары түгел икән инде.

Хөкем карарын тыңлагач, гаепләнүчеләр команда буенча Ходайны олылау сүзләрен әйткән, аннан аларга туганнары белән аралашырга вакыт бирелгән. Ахырда гаепләнүчеләрнең берсе: “Җиңеп чыгарбыз” дип куйган.

“ТИ” һәм “События” мәгълүмат чыганаклары кулланылды.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Июнь 2018 15:14 1606
ӨСКӘ