Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Һәр көнгә ай календаре

18 Май 2018 1829
Кайчан, нәрсә чәчәргә?
15,16,17 май көннәрендә бакчада эшләргә киңәш ителми.

18 май – кыяр, помидор, борыч, кәбесә, баклажан, бәрәңге, яшел тәмләткечләр, суган утырту өчен уңышлы көн.

19 май – минераль һәм органик ашламалар кертү, бер һәм күпьеллык чәчәк орлыклары чәчү өчен кулай көн. Агу-химикатлар кулланырга киңәш ителми. Җиләк-җимеш агач-куаклары утыртырга мөмкин.

20 май – теләсә нәрсә утырту өчен уңышлы көн түгел. Корткычларга, чүп үләннәренә каршы көрәш көне.

21 май – бакча җиләгенең мыекларын кисәргә, газон үләне чәчәргә мөмкин. Үсемлекләрне сирәкләр өчен дә кулай вакыт түгел.

22 май – орлык алу өчен теге яки бу культураны чәчү-утырту өчен яхшы вакыт. Укроп чәчәргә була. Тамыразыкларны туендыру, сирәкләү һәм күчереп утырту өчен кулай вакыт.

23 май – берьеллык һәм үрмәле чәчәкләр чәчү, күпьеллык чәчәкләрне бүлү өчен уңышлы чор. Җиләк-җимеш агач-куакларын корткычларга каршы эшкәртергә, бакча җиләген кисәргә, сугарырга була.

24 май – кыяр, ташкабак, кабак, кәбестәнең соң өлгерә торган сортын, кишер, помидор, борчак утырту өчен уңай вакыт. Бәрәңге утырту өчен иң кулай көн. Корткычларга каршы көрәшү, җир эшкәртү, сугару һәм минераль ашламалар кертү өчен дә уңышлы чор.

25-26 май – үрмәле гөлләр чәчү, роза чәчәге утырту өчен кулай вакыт. Арттыру өчен бакча җиләгенең мыегын тамырландыралар.

27-28 май – кыяр, ташкабак, борыч, баклажан, кабак, кавын, карбыз, помидор, бәрәңге, борчак, батут суганы, яшел тәмләткечләр чәчәргә мөмкин. Культураларны сугару өчен кулай көн. Минераль ашлама кертергә дә була. Чәчәк бакчасында теләсә нинди чәчәк орлыгы чәчәргә яки күчереп утыртырга була.

29 май – тулы айда бакчада теге яки бу эшне эшләргә рөхсәт ителми.

30-31 май – культураларны орлык өчен утырту, сирәкләү, туфракны көпшәкләндерү өчен кулай көн. Үсемлекләрне кисү, сугару киңәш ителми.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2783
30 Август 2018 09:19 1565
25 Август 2018 21:59 1471
1 Сентябрь 2018 08:49 1233
ӨСКӘ