Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Һәр чигүне аерым-аерым ясаткач, хакы арзан булмый"

5 Март 2018 386
Казанда елга бер мәртәбә “Печән базары” үтә. Милли бизәкле яки татарча язулы кием-салым, кирәк-яракны шуннан сатып алырга мөмкин. Былтыр җәй шундагы рәхәт атмосферада товар барлап йөргәндә күптәнге танышым Гөлнараны очраттым. Гөлнара Нурмөхәммәтова – “Татарстан” радиосы алып баручысы, бик милли җанлы кыз. Уңган-булган кеше декрет ялында да тик ятмый икән, Гөлнарабыз сөлгеләргә милли бизәкләр чиктереп, шуларны “Печән базары”на да тәкъдим итте.
– Хәзер үзем шундый эш белән шөгыльләнгәч, бәяләрнең кыйбат булу сәбәбен аңладым. Безнең товарларның үзкыйммәте зур. Милли бизәкле әйберләр ясап бирегез дип, берәр зур сәнәгать оешмасына мөрәҗәгать итәсең икән, аңа алынмыйлар. Зур сәнәгать оешмасы зур заказлар белән генә эшли, аңа вак-төяк заказлар мәшәкать кенә булып тора. Шуңа күрә барысын да үзебезгә берәмтекләп эшләргә туры килә. Мәсәлән, башта махсус сөлгегә заказ бирәбез, аннан шуңа бизәк чигәбез. Анда күпме җеп китүе, машинаның ничә җөй ясавына карап, бәясе килеп чыга. Һәр чигүне аерым-аерым ясаткач, хакы арзан булмый. Үзебез куйган өстәмә бәя күп түгел, әлегә моннан ниндидер файда ясыйбыз дип әйтә алмыйм. Халыкта милли әйберләргә ихтыяҗ артып, сөлгеләрне күпләп – әйтик, 10-20 меңләп эшләтсәк, үзкыйммәте кимер иде, әлбәттә.

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 9 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4047
25 Апрель 2018 13:34 3049
24 Апрель 2018 15:01 2762
4 Май 2018 13:22 2695
ӨСКӘ