Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Һәр бәрән өчен 50 сум премия бирәбез”

23 Январь 2014 1131
“Эшләгән кешегә эш бар. Тырышсаң, яшәргә була”, – ди хезмәтне сөйгән, русчалап әйтсәң “рисковать” итеп бизнес булдырган, тормыш йөген хәләл көч белән тартучылар.
Бәйрәм ялларында Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллы авылында фермерлык хуҗалыгын булдыручылар белән танышып кайттым. Алар авызыннан да шундыйрак сүзләр ишетергә туры килде.

“ООО Чаллы” исемен йөртүче әлеге хуҗалык хәзерге вакытта өч тармакны: сыер, ат асрау һәм сарык үрчетүне үз эченә ала. Аңлаешлырак итеп әйтсәк, өч гаилә башлыгы берләшеп, гаилә фермасы булдырган. Мин килгән көнне сарыкчылыкка җаваплы кеше Дамир Ногманов кына авылда иде. Шуңа да фермадагы сыер-атларны күрсәтүче, сарыкларны токымнарга аера-аера эш барышы белән таныштыручы да ул булды. Иң элек әлеге эшчәнлекнең чишмә башы белән кызыксындым.

– Сыер фермасы хуҗасы – Илдус Шакиров элек авылда төп инженер иде, – дип сөйләп китте ул. – Акча юк. Колхоз кирәк-ярагына, тимер-томыр алырга әбиләрнең пенсияләрен алып чыгып китә башлагач, “болай булмый, ал син җир”, дип киңәш бирдем. “Эшләп китеп булыр микән?” – диде. “Син иң мөһиме җирен рәсмиләштер, калганын карарбыз”, – дип җавапладым. Ул вакытта 60 гектар җир алдык. Хәзер инде ул җирләрнең мәйданы 1200 гектарга җитте. 15 елга якын әлеге эш белән шөгыльләнәбез. Эшне сыерлардан башлап җибәргән идек, тора-бара ат белән сарыкларга күчтек. Атлар – улым Рәмис Ногманов исемендә.

Бер генә хезмәт төре дә сикәлтәсез шома юлдан тәгәрәп бармый. 70 баш бозау алып шуларны үстерүдән башлаган фермерлык эшенең дә үз вакытында өметләрне акламаган чагы була. Соңыннан гаилә фермалары өчен яңа төр программалар булдырылгач, янәдән җиңнәрен сызганып эшкә керешә алар. Дәүләттән һәр тармакка миллион ярым сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Район башлыгы белән авыл җирлеге җитәкчесе Илдар Фәтхетдиновка да рәхмәтле фермерлар. “Бер-берең белән ярдәмләшеп эшләүдән дә күп нәрсә тора”, – ди Дамир абый. Документ, кәгазь эше белән күбрәк ике фермер шөгыльләнсә, Дамир Ногмановка эшчеләр белән идарә итү бурычы йөкләнгән.

Бүген мөгезле эре терлек фермасында нибары 4-5 кеше эшли. Шуның берсе – сыер савучы. Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча әлеге ханымга йорт салып бирү өчен акча да бүлеп бирелгән. Күрше авылдан килеп кышын каравылчы, җәен көтүче булып эшләүче Юраның да урыны җылыда. Суы, душы булган, җыйнак кына бүлмәдә яши ул. Моннан кала, тулай торак тибында кечкенә генә бер йорт та салып куйганнар. Анысы ераклардан килеп эшләүчеләр өчен. Кыскасы, эшләр өчен шартлар тудырылган.

Утарда утызлап ат малы бар. Хуҗалар язга алардан колынчаклар көтә. Сарыклар абзарына кергәч, Дамир абый аеруча тәмләп сөйләргә кереште. Шушында ук әйтеп куйыйм, аларның башы 100дән 350гә җиткән.

– Менә монысы курдюк токымы, койрыгына игътибар ит син аның. Болары менә романов токымы, бусы иң күп ит бирә торган токым – прекос, дүртенче токым – кәҗәләр... Бу тәкәне 15 меңгә Мәскәүдән кайтарттык...

Сарыкларны ашату, карау Илһамия белән Фәһимә исемле хатыннар өстендә. Дамир абый алардан канәгать:

– Үземә дә ышанмыйм, аларга ышанам. Үзебезнеке дип карыйлар сарык­ларны. Кадрлар яхшы бездә. Ә бу эшнең сыйфаты турында сөйли. Аннары бездә кечкенә генә премия сис­темасы да эшләп килә. Яңа туган һәр бәрән башына 50 сум премия бара. Әле менә яңарак кына кызлар сигез бәрән китерттеләр, 400 сум акча дигән сүз. Анысы да ярап куя бит. Эшкә кызыксындыру чарасы.

– Дамир абый, хезмәт хакын әйбәт түлисезме?

– Зарлансалар, эшләмәсләр иде.

– Шулай да, хезмәт хакы күпме?

– Мисал өчен, быел менә көтүчеләребез 22 мең сум алды. Сарык караучыларның алтышар мең хезмәт хакы бара. Җәен кырдагы эшчеләргә ашарга пешерүчеләр дә алар. Анысына аерым түләнә. Сыер малларын караучы һәм савучыныкы – 15 мең. Кыр эшләрендә күрше авыллардан тракторчы-комбайнчылар килеп булыша, аларга көненә 1500әр сум түләнелә.

Үстерелгән хайваннарның ите кая озатылуы белән дә кызыксынмый кала алмадым. “Хәзер анысына да җитәбез”, – дип интрига тудырды фермер. Машинага утырып, Казан – Чаллы трассасына чыктык. Авылга якын урында Яңа ел алдыннан гына ике катлы кафе ачып куйган өч фермер. Дөресрәге, элек тә булган ул, быел инде зуррак, яхшырак итеп салып чыкканнар. Барлык суелган итне шушы кафе “йотып” бара икән. Итнең килү, керү юллары яхшы гына көйләнгән. Янәшәдә генә мунчасы да бар. Кафены утын ягып җылыталар. Җәен кафе артындагы парникта кыяр-помидорын да үзләре үстерә алар. Биредә тагын 10лап кеше хезмәт урыны белән тәэмин ителгән.

– Мондый эштә авырлыкларсыз булмый инде ул. Шуларны җиңеп чыгып, алга барырга кирәк. Ансат кына бер эш тә бармый, – дип саубуллашты Дамир абый. Авыл җирендә яшәп тә менә дигән тормыш алып барырга мөмкин икән ләбаса! Шулай булмаса, “ООО Чаллы” фермерлары тагын ике хуҗалык булдырырга әзерләнеп йөрер идеме?!

Нәзилә ХУҖИНА
Казан – Балык Бистәсе – Казан
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ