Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Әни үлгәч, көн бетте” (Тулы язма)

17 Февраль 2017 1863
Редакциябезгә Тәнзилә апа Шәкү­рова шалтыратты. “Ярдәм итегез, зинһар, Чүпрәле районында мине кешегә санамыйлар. Кая гына мөрә­җәгать итсәм дә мыскыллы елмаялар. Күршеләрем бөтенләй көн күрсәтми, аптырагач районнан чыгып китәргә мәҗбүр булдым...” – диде ул дулкынланган тавыш белән.

Тәнзилә апага 42 яшь икән. Биш ел элек аны Апас районының Югары Балтай авылында яшәүче ялгыз ир – Илгизәр Вафин белән таныштырганнар. Бүген ул шунда яши. Тәнзилә апа белән Югары Балтайда очраштык. Илгизәр абый бик тырыш, йорт-җире әйбәт, өч сыер асрый, гомере буе “КамАЗ”да, тракторда эшләгән, хәзер дә шул хезмәттә.

– Бүгенге тормышыгыз бик әйбәт икән, нәрсәгә сезгә Чүпрәле? – дип га­җәп­сенеп сорадым Тәнзилә ападан.

– Үз ягымда яшисем килә! Ә мине анда яшәтмиләр. Фатирны сатарга дип тә уйлаган идем, барып чыкмады. Күршем Лилия Җамалетдинова фатир алырга теләүчеләрне куркытып куйган, янәсе, мин юләр, фатирны бер саткач яңадан кире кайтаруларын сораячакмын. Бигрәк тә Лилиянең улы Гаделдән куркам. Нәрсә генә әйтми ул миңа, сукканы да булды. Полициягә шалтыратам, участковый килә дә кәгазь язып китә. Кабат чакыртсаң, көлә генә, янәсе, үзем гаепле...

Тәнзилә апа икенче төркем инвалид, кечкенәдән эпилепсия белән авырый. Чүпрәле район үзәгендә ике катлы йортта яшәгән – ике бүлмәле фатиры бар. Бертуганнары юк, әнисе 2006 елда вафат булган.

– Әни исән булганда тормышыбыз әйбәт иде, – дип сүзен дәвам итте яңа танышым. – Мин әле 2007 елга кадәр Чүпрәленең Пионерлар йортында тегү түгәрәге алып бардым. Әмма әни үлгәч көн бетте, эштән дә киттем, тормышым белән кызыксынучы да юк. Ә бит мин сау кеше түгел! 

Тәнзилә апа бик хисле, кычкырып та, елап та җибәрә. Без, журналистлар, мондый хәлне еш күрәбез. Гадәттә, җирле түрәләрнең ишекләрен шакып арыганнан соң, соңгы өмет итеп редакциядән ярдәм сорый андый кешеләр. Тәнзилә апа  “Пусть говорят”, “Человек и закон” тапшыруларына кадәр хат язган. Дөрес, әле Мәскәүдән җавап килмәгән. 

Кечкенәдән эпилепсия белән чирле бу ханымның авыртмаган җире юк икән:

– Башым да, башка әгъза­ларым да нык авырта. Чүпрәле хастаханәсенә барам, карамыйлар да. Бервакыт кычкыра-кычкыра еладым: “Ярдәм итегез, үләм бит, авыртуга чыдый алмыйм”, – дим. Ул вакытта безнең терапевт Әлфия Әмирханова иде. Исе дә китмәде. Әле ишекне ачып башка табиблар да карап тора, көлешәләр. Әйтерсең, мин клоун! “Казанга, неврология бү­ле­генә барып ята­сым килә, зин­һар, юллама бирегез”, – дидем. Бирмәделәр. Менә шул мыскыллауларга түзә алмыйча чыгып киттем. Әни үлгәч, районның социаль яклау идарәсенә барып: “Миңа берәр караучы билгеләгез әле. Ялгызым куркам да, кыен да”, – дидем. Ә анда: “Син психиатрда исәптә торасың, закон буенча караучы тиеш түгел”, – диделәр. Мин юләр түгел бит, кешегә ташланмыйм! Миндә “шизофрения” диагнозы түгел...  

“Йомшак” ир

Илгизәр абый кайтып керде. Ачык күңелле, елмаеп кына сөйләшә. Тәнзилә апа белән никахлашканчы бер тапкыр да өйләнмәгән булган. (Ир белән хатын әле дә рәсми рәвештә язылышмаган).

– Хуҗалык зур бит, миңа кияүгә килергә куркалар, – дип көлеп сүзен башлады Илгизәр абый. – Югыйсә, хатын-кызга хөрмәтем зур, эш тә эшләтмим. Сыерны аппарат белән үзем савам. Тәнзиләне иртән уятмыйм. Тик ялгыз яшәү күңелле түгел, утырып чәй эчәргә булса да, йортта хатын-кыз кирәк. Хатынның саулыгы бик юк шул, гел зарлана. Менә Казанга барып дәваланып кайтсын иде. Чүпрәледә халык усал бит, районда бер дә ярдәм итмәгәннәр үзенә. Күршеләреннән дә уңмаган Тәнзилә. Алар белән сөйләшергә дип үзем дә бардым, теге Гадел дигән малай белән күрешергә теләгән идем, хатын якын җибәрмәде. “Син генә җиңә алмыйсың аны”, – ди. Йомшак кеше шул мин.

Тәнзилә апа елга бер-ике тапкыр күршедәге Урта Балтай авылындагы тернәкләндерү үзәгенә барып дәва­ланып кайта икән. Апаслыларга рәхмәтен әйтте ул. Тик аның ни өчендер Югары Балтайдагы бу йортта яшисе килми:

– Район үзәгеннән бер фатир алыр идем. Авылда эш күп. Дөресен әйтим, Илгизәргә хатын буларак яшәмим, иптәш кенә мин. Йорт эшләрендә дә булыша алмыйм. Сәламәтлегем начар, эш эшләргә чамам да юк, күңел дә үсми. Җанга тынычлык таба алмыйм. Бәлки Чүпрәледәге ике бүлмәле фатирымны сатып алучы яки Буа, Апастагы бер бүлмәле фатирга алмаштыручы табылыр? Газетага языгыз әле шулай дип...

Илгизәр абый Тәнзилә апаның сөй­ләгәнен елмаеп тыңлап утырды. Аннан:

– Соң, мин сиңа эш эшләтмим бит! – дип кенә куйды. Ирнең теләге бер генә: хатыны дәваланырга барып кайтсын да тигезлектә яшәсеннәр! 

Дәвалану дигәннән, бу турыда аерым язарга кирәк. Тәнзилә Шәкүрова 2005-06 елларда Казанда Республика клиник психиатрия хастаханәсендә дәвалану узган. Психиатрда исәптә торганга, шунда җибәргәннәр аны. Ләкин яңа танышымның башка анда кереп ятасы килми.

– Анда бит чын юләрләр ята! – ди ул. – Ризыгыңны да килеп ашап китәләр. Әллә нинди тавышлар чыгарып акырып йөриләр. Җенес әгъзаларын тоталар... Ләкин миңа бүтән хастаханәгә юллама бирмиләр. Менә шуңа аптырыйм да, Чүпрәле табибларын каһәрлим дә...

Күршең үзеңнән яхшы булсын!

Тәнзилә апа Шәкүрова турында сорашырга дип Чүпрәле районының мәгариф бүлегендә эшләүче бер танышыма шалтыраттым. 

– Әйе, беләм мин Тәнзиләне, – диде ул. – Әнисенең апасы Пионерлар йортында эшли иде, Тәнзилә дә шунда түгәрәк алып барды. Тәнзиләнең әнисе Фирүзә апа бик яхшы кеше иде, иртә үлеп китте шул. Тәнзилә әнисе белән генә яшәде, кечкенәдән авыру иде. Үзен-үзе йөртә, мөстәкыйль дип беләм.

– Тәнзилә апа күршесе Лилия Җама­летдиновадан зарлана. Аларны беләсеңме? – дим.

– Лилия район мәдәният йортында эшли. Миңа зыяны тигәне юк, кеше белән талашып йөри торган кешегә охшамаган, белмим тагын... Улы бар, ул Казанда яши.  

Шуннан соң Лилия ханымның телефон номерын җыйдым. Әңгәмәдәшем бик кыю булып чыкты:

– Кем тисен аңа?! – дип чәчрәп чыкты ул. – Тәнзилә үзе бөтен кешене “терроризировать” итеп ята. Тик торганнан кәстрүл, чиләкләр шалтырата башлый. Әллә нинди нахак ялалар тага. Ул безне генә түгел, бөтен күршеләрне яратмый... 

– Башка күршеләрдән зарланмады. Сезнең хакта гына сөйләде, – дим.

– Ул мине кечкенәдән яратмады. Кечкенә чагында әнисе миңа аның белән уйнарга куша иде, ә мин уйнамадым. Шуннан бирле килә инде ул... 

– Улыгыз Гадел Тәнзилә апага суккан да икән?

– Әкият сөйләмәгез инде! Аңа суксаң, төрмәгә утырта бит ул. Улым биш ел инде монда яшәми. Армиядән кайткач, Казанга урнашты. Тәнзилә үзе дә Чүпрәледә түгел бит. Әнә, күршеләргә килеп сорагыз, аның янына барырга куркабыз. Гаеп тагарга гына тора, аннан каберең ерак булсын...

– Фатирны сатарга теләгән идем, Лилия комачаулады ди...

– Ә?! Сатып китсә, киресенчә, шат кына булыр идем. Аның бит документлары тәртиптә түгел, әнисе үлгәч фатирын үз исеменә күчермәгән ул.

Шуннан телефон әллә өзелде, әллә Лилия ханым башка сөйләшергә теләмәде, яңадан шалтыраттым, телефоны сүнгән иде.

“Безгә килгәне юк”

Тәнзилә апа Шәкүровага ни өчен ярдәм итүче юк икәнлеген белешергә дип Чүпрәле районының халыкны социаль яклау бүлегенә шалтыраттым. Бүлекнең “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Илгизәр Вафин белән тоташтырдылар.

– Берничә ел элек күршеләреннән зарланып килгән иде ул, – диде Илгизәр әфәнде. – Безнең кызлар ул яшәгән йортка барып килде. Тик анда эчкече, начар кешеләр яшәми. Барысының да эш урыны бар, гаиләлеләр. Киресенчә, күршеләре аннан зарланды. 

– Тәнзилә апа ялгыз, аңа караучы билгеләп буламы?

– Ул бит йөгереп йөри әле, нәрсәгә аңа караучы? Монысы бер. Икенчедән, караучы кирәк дигән сүзне мин сездән беренче ишетәм. Аның минем янга килеп, шул хакта бер сүз әйткәне юк. 

– “Психиатрда исәптә торасыз, сезгә караучы билгеләп булмый” дип социаль яклау бүлегендә аның гозерен кире какканнар икән...

– Закон буенча, психиатрда исәптә торганнарның кайберләренә, авыруына карап, чынлап та, караучы билгеләп булмый. Социаль хезмәткәр берничек тә якланмаган, әллә нинди кешеләр бар бит! Кайвакыт акчам югалды дип социаль хезмәткәрне гаепләп калдыралар. Төрле хәлләр була... Шуңа күрә башта Тәнзилә Шәкүрова турында табиблардан сорашырга, диагнозын белергә кирәк. Шәхсән мин каршы түгел, дөрес аңлагыз. Бездә хезмәткәрләр җитәрлек. Бу мәсьәләне уйлашып бетерербез. Барыбер Тәнзилә үзе бирегә килеп гариза язарга тиеш...

Икенче көнне районның халыкны социаль яклау бүлегеннән миңа үзләре шалтыраттылар. Тәнзилә апа теркәлгән йортка барып, күршеләре белән сөйләшеп кайтканнар. Бер сүз белән әйткәндә, тегеләр Тәнзилә Шәкүрованы юләргә чыгарып калдырган...

Бер җылы сүз

Чүпрәледәге кешеләр белән күбрәк аралашкан саен шуны аңладым: Тәнзилә апа чынлап та ялгыз. Җирле җитәкчеләр дә бу ялгыз хатынның сәерлегенә басым ясады. Шулай да ялгыз, авыру хатын турында бердәнбер җылы сүз әйтүче табылды. Ул – район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Фрида Каюмова.      

– Мин психиатрия бүлегендә исәптә торучылар белән эшлим, – диде ул. – Тәнзиләне яхшы беләм, безнең авыру бит. Мескен инде ул. Бер кешесе юк, гел жәллим шуны. Соңгы өч елда безнең янга килгәне юк. Даруларыңны эчеп тор, башың авыртмас дим. Юньләп дару да эчми бугай ул. Эпилепсия – баш мие эшчәнлегенә зур зыян сала торган чир, вакытында дәваланып торырга кирәк.

– Шизофрения диагнозы юкмы аның?

– Юк, шизофреник түгел ул. 

– Тәнзилә апа Казанга неврология бүлегенә барып дәваланасым килә ди. Ә аңа психиатрия хастаханәсенә генә юллама бирәсез икән...

– Психиатрда исәптә торгач, неврология бүлегенә салмыйлар шул аны. Ләкин Тәнзилә психиатрия хастаханәсендә ятмаса да була, барып, табибка күренеп, дәвалау курсы алса, укол, системаларны яшәгән урынында да ясата ала. 

– Ә ни өчен невро­ло­гиягә салмыйлар?

– Палатадагы баш­ка кешеләр өчен куркыныч булырга мөмкин. Андый авырулар үзләрен төрлечә тота бит.  

Апаста аннан зарланмыйлар

Озын сүзнең кыскасы, Тәнзилә апа социаль куркыныч кеше булып чыга. Гәрчә миңа алай тоелмаса да. Киресенчә, мескен кеше ул, еларга гына тора. Яңа елга кадәр генә Апас районындагы Урта Балтай тернәкләндерү бүлегендә унбиш көн яткан. Палатада аннан башка тагын өч хатын-кыз булган. Тәнзилә апа шул вакыт эчендә берәрсенә ташланмады микән дип тернәкләндерү үзәге мөдире Гөлшат Гыйбадуллина белән элемтәгә кердем. 

–Тәнзилә апа бездә икенче тапкыр ятты, – диде Гөлшат ханым. –Башка авырулардан аерылмады, безнең белән ачык сөйләште. Палатадашлары белән конфликтка кермәде. Вакытында уколына, массажга йөрде. 

– Тәнзилә апаның никахлашкан ире Илги­зәр Вафинны белә­сезме? –дим.

– Беләм, Югары Бал­тай күрше авыл гына бит. Бик әйбәт кеше. Кайбе­рәү­ләр гомер иткән хатыннарын да алай кайгырт­мый, ә ул көнаралаш тер­нәк­лә­ндерү үзәгенә килеп йөрде. Ачык, гади ир. Тәнзилә бәхетенә булгандыр инде... 

Язмага нокта куйганчы дип бу хәл­ләрдән хәбәрдар тагын бер кеше – Чүпрәле район хастаханәсендә терапевт булып эшләүче Әлфия Әмир­хановага шалтыраттым. Хәтерләсәгез, Тәнзилә апа аннан бик зарланган иде. Табибә ханым белән сөйләшү бик кыска гына һәм шактый югары тонда булды:

– Ул хатын үзе бик “скандальная”, минем аны өч еллап күргәнем юк. Ул инде хәзер минем участокка карамый, – диде Әлфия ханым.

– Ул сезгә эчке әгъзаларым авырта дип килгән булган, сез аңа ярдәм күрсәтмәгәнсез икән, – дим.

– Мин ярдәм күрсәтми торган кешегә охшаганмы? – дип кычкырды Әлфия Әмирханова һәм: – Башка сорауларыгыз булмаса, сау булыгыз! – дип телефонны куйды. 

Соңгы сүз

Туган ягында ярдәм күрмәгән Тәнзилә апа күрше районда җылы оя тапкан. Ләкин ул һаман Чүпрәлесен оныта алмый. Бу очракта Тәнзилә апа өчен иң дөресе һәм кулае: Илгизәр абый белән тыныч кына яшәүдер, мөгаен. Һәрхәлдә, аның өчен кайгыртучы бердәнбер кеше бит ул монда. Шушы хакыйкатьне аңласа, үзенә дә яшәргә җиңелрәк булыр иде. Ә инде Чүпрәлегә килгәндә, җирле җитәкчеләр бу ханымга икенче күзлектән карасын иде: ул юләр түгел. Әйе, бәлки үзенчәлекле, башкалардан аерылып торадыр. Ләкин социаль яклау бүлекләре, табиблар беренче чиратта нәкъ менә шундый кешеләргә ярдәм күрсәтергә тиеш түгелме соң? Тәнзилә апа, туган ягыңа янәдән кайткач, каршылык­лар белән очрашсаң, Чүпрәлегә икенче юлы бергә барырбыз, табибларның да нәрсәгә сәләтле икәнен күрербез.  


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ