Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Әни, курыкма гына... Әмма Кенан башка юк”

24 Август 2017 1823
Мостафаевларның гаилә башлыгы – Аяз Әхмәт улы, Ленинградта уку йортын тәмамлаганнан соң, Әзербайҗанга эшкә китә. Озак вакыт үтми, өйләнә. 1996 елда гаиләсе белән Башкортстанның Бәләбәй шәһәренә күченеп кайта. Туган якта бар да яхшы: вакытлыча яшәп торырга фатир да була, эше дә табыла. Җәй җиткәч, Аяз әфәнденең хезмәттәше аның балаларына лагерьга юллама тәкъдим итә.
– Ул вакытта йорт төзи идек, – дип сүз башлады аның хатыны Ирадә. – Булачак йортыбыз юл янында, балаларга уйнар өчен урын да юк. Төзелеш эшендә мәш килгәч, безнең дә балалар белән утырырга вакыт юк. Барсыннар, ял итсеннәр, саф һава суларлар, – дип, тыныч күңел белән ялга озаттык үзләрен.

“Әни, курыкма гына... Әмма Кенан башка юк”

Бер кешегә юллама бәясе 900 сум була. Заманына күрә аз сумма түгел. Соңгы акчаларын җыеп, 2000 елда Мостафаевлар өч баласын – 13 яшьлек Рашадны, 10 яшьлек Узеирны һәм кеченәләре – 7 яшьлек Кенанны Иглин районындагы Сим елгасы янында урнашкан “Саргай” ял йортына җибәрә. Бирегә бөтен Россиядән балалар җыелган була.

Яшь аермасы булу сәбәпле, Мостафаевларның өч улы да төрле отрядларга эләгә. Мөгаен, отрядларга бүленү тәртибе генә биредә лагерьны хәтерләткәндер. Чөнки ике малай өйгә кайткач, әти-әнисенә ялдагы гаҗәеп хәлләр турында озак сөйли. Биредә ниндидер сектант йолалары уздырылган, балаларны шәрә килеш су керткәннәр һәм мәҗбүри сәер музыка тыңлатканнар.

Шәрә абый-апалар белән бер күлдә су кергәндә малайларның үзләрен ничек хис иткәнен чамалыйсыздыр. Актив ял урынына алар көне буе кояш астында басуда чүп утаганнар, ә кичен “ритм”нар ятлаганнар. Ул “ритм”нарны җырлау, янәсе, Аллаһыга якынайта. Балаларны бөтенләй ашатмаганнар дисәң дә була: ике атна эчендә ит түгел, сөт бирүче дә булмаган. Лагерь территориясендәге бакчаларда үскән яшелчә-җимеш белән генә тукланып йөргәннәр.

Кәрәзле телефоннар ул заманда юк, ә менә стационар телефоннан әти-әнисенә шалтыратырга балаларның башына килмәгән. Якындагы авыл – Стопинкадан бер ханым анда көнаралаш икмәк китергән, шуның аша Рашад биредәге хәлләр турында әти-әнисенә хат язып җибәргән. Әмма, кызганыч, хат барып җитмәгән...

Бәла 13 июль көнне була. Мостафаевларның иң кечкенәсе – Кенан югала. Аның белән бергә Мәскәүдән килгән Ярослав Чепков та сәер рәвештә юкка чыга. Кенан белән Ярославның соңгы тапкыр елгада су кергәнен күрүчеләр була.

Ике туган өйләренә кайтып: “Әни, курыкма гына... Әмма Кенан башка юк”, – дип хәбәр итә. Каушаган ана кеше шундук лагерьга чыгып чаба. Бәләбәй белән Иглин арасы якын түгел, барып җиткәнче төн уртасы җитә. Әмма ана күңелен юатырлык яңалык булмый.
Мәетен тапмыйлар

Ирадәгә сектантлар: “Сезнең улыгыз батып үлде”, – дип җавап бирә. Ана кеше бу хәбәргә ышанмыйча, лагерьның бөтен территориясен актарып, һәр куакны карап чыга, әмма – нәтиҗәсез. “Әйдәгез, “ритм”нар җырлыйк, күктәге улыгызга җиңелрәк булыр, аңа юллар ачылыр”, – дип, сектантлар ананы тынычландырмакчы була.

– Алар белән бөтенләй сөйләшерлек түгел. Төгәл бер сүз дә әйтми, күзгә тик карап торалар. “Бернәрсә дә белмибез”, – дип, хәтта Кенанны эзләшергә теләк тә белдермәделәр.

Ирадә милициягә мөрәҗәгать итә. МЧС Сим елгасын аркылыга-буйга тикшереп чыга. Ике бригада водолазлар 30 чакрым араны тикшергәч, балалар батмаган дигән нәтиҗәгә килә. Күпмедер вакыт узганнан соң, лагерь урнашкан авылда яшәүчеләр елгада мәет таба. Лагерь хезмәткәрләре аны Ярославныкы дип хәбәр итә. Сектантлар мәетне тиз арада кремацияләп, Чепковларның авыр кайгысын уртаклашып, мәет көлен Мәскәүгә җибәрә. Ярославның әти-әнисе сәерсенеп: “Ни өчен мәетне безгә күрсәтми кремацияләдегез?” – дип ризасызыгын белдерә. Аптырашта калган Мостафаев белән Чепковлар гаиләсе ДНК экспертизасы эшләтә. Аның нәтиҗәләре бөтен кешене дә шаккатыра: мәет Кенанныкы да, Ярославныкы да түгел. Үлгән малай алардан күпкә зуррак – аңа 14 яшь була.

Ирадә ире белән белән бергәләп үзе тикшерү эшләрен башлый. Республика буйлап улының фотосурәте белән игъланнар элеп чыга, шаһитлар эзли, әмма моның бер нәтиҗәсе дә булмый.

Ирадә әлеге сектаны оештыручы Евдокия Марченко янына – Чиләбе өлкәсенә юл тота.

– Улым турына нинди дә булса мәгълүмат ишетергә теләп: “Сөйлә дөресен!” – дип ялындым. Әмма Евдокия аркамнан сыйпады һәм мин акырып көләргә тотындым. Шул вакытта ул миңа Кенан турында нәрсәдер әйтте, әмма ул сүзләр шундук баштан чыгып очты һәм әле булса да хәтергә төшерә алмыйм. Ул мизгел ничектер томанда кебек...

Ирадә әйләнеп кайтканнан соң, сектантлар янына ире китә. Аязга Евдокия фантастик җавап кайтара: янәсе, 13 июль көнне шайтаннар котырган һәм аларның улын җил алып киткән.
Шаһитлар

Әмма әти-әни күңелендә өмет чаткысы сүнми, алар улларының исән икәненә ышана. Чиләбе өлкәседә яшәүче берәүләр аны фотосурәт буенча тануларын әйтә. Сим шәһәре урамында адашып йөрүче егетне, имештер, әлеге шәһәрдә яшәүче берәү үз йортына алып кергән һәм атна-ун көн малай шунда яшәгән. Ул бөтенләй сөйләшмәгән, хәтта үз исемен дә әйтә алмаган. Баланы беркем дә эзләмәгәч, ул аны милициягә тапшырган. Аннан да егет сәер рәвештә югалган...

Аша шәһәрендә дә бер шаһит табыла. Янәсе, Кенанга охшаган егетне ул таҗиклар белән күргән. Малай бернәрсә дә эндәшмәгән һәм аны бернәрсә дә кызыксындырмаган.

Ирада улын “Пусть говорят” тапшыруында “күрә”

Ничә еллар баласын эзләү дәверендә Ирадага уңыш бер дә елмаймый.

– Кенанны чегәннәрдә күргәннәр дигән хәбәр еш килде. Кем белә, бәлки лагерь оештыручылар баланы сатып җибәргәндер? Хәзер бездә яңа теория. “Пусть говорят” тапшыруында күрсәткән Төркиядә яшәүче Өметне хәтерлисезме? 2008 елда ул куркыныч юл һәлакәтенә эләгеп, гомерлеккә гарип кала. Өмет бөтенләй сөйләшми һәм бик аз гына аңлый. Хәзер Төркия хакимияте белән генетик экспертиза эшләү хакында сөйләшәбез. Әгәр дә Өмет Кенан булып чыкмаса, димәк, безнең сабыебыз каядыр сукбай булып йөри, яисә тоткынлыкта утыра. Кайгыдан нәрсә генә уйламыйсың инде...
Кенанны полиция хезмәткәрләре бүген дә эзли. Аның балачак фотолары буенча фоторобот төзелгән, аңа карап Кенанның бүгенге йөзен танырга була.

– Һәр иртәдә Раббыма рәхмәт укыйм, Кенан табылганчы мине якты дөньядан аермаса иде. Кенан хәзер үсте, аңа 23 яшь. Ул исән! Йөрәгем шуны сизә. 17 ел көтәм аны! Һәм көтүемне дәвам итәм. Мин һәм аның ике абыйсы аның белән очрашуга өмет итеп яшибез, – ди Ирадә.

Кенан турында нинди дә булса мәгълүмат билгеле булса, Ирадә Мостафаевага хәбәр итүегез сорала: 8-927-237-46-37
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ