Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Милли бизәкләрне көнкүрешкә кертеп җибәрәсе иде”

30 Март 2018 639
Казанда елга бер мәртәбә “Печән базары” үтә. Милли бизәкле яки татарча язулы кием-салым, кирәк-яракны шуннан сатып алырга мөмкин. Былтыр җәй шундагы рәхәт атмосферада товар барлап йөргәндә күптәнге танышым Гөлнараны очраттым.
Гөлнара Нурмөхәммәтова – “Татарстан” радиосы алып баручысы, бик милли җанлы кыз. Уңган-булган кеше декрет ялында да тик ятмый икән, Гөлнарабыз сөлгеләргә милли бизәкләр чиктереп, шуларны “Печән базары”на да тәкъдим итте. Яңа шөгыле турында сораша башлагач: “Әй, болай гына инде бу, эшләп карыйм әле”, – диде тыйнак кына. Шуннан соң күп тә үтмәде, “Казан сөлгесе” бренды инде байтак кына танылырга өлгерде. Сөлге генә түгел, мунчадан киеп чыга торган халат, урын-җир комплектлары, алъяпкыч, ашъяулык, ипилек һәм тагын әллә ниләр җитештерергә кереште Гөлнарабыз. Ә аларда чигелгән милли бизәкләр... карап туймаслык! Тәмам кызыгып, үзем дә берничә әйберенә заказ бирдем.

– Үзем чигү эшләренә гашыйк кеше буларак, мондый әйберләр турында күптән уйлана идем. Ләкин нидән башларга белмәдем, – дип эше белән таныштыра башлады Гөлнара Нурмөхәммәтова. – Башта урын-җир комплектларын милли стильдә ясап карадым, мендәр һәм юрган тышларын махсус машинада чиктердем. Тик моның белән генә чикләнеп булмый, сөлгеләр дә чигәргә кирәк дигән фикергә килдем. Татар яшьләре форумы үткәрә торган “Печән базары” миңа бу идеяне тормышка ашырырга сәбәпче булды. Андагы милли стильдә эшләнгән әйберләрне күреп, сокланып, илһамланып кайттым. Һәм тиз арада гына әзерләнеп, 2017 елгы “Печән базары”на милли бизәкле сөлгеләр белән чыгарга ниятләдем. Халык андый әйберләргә бик сусаган күрәсең, “Казан сөлгесе”н анда яратып каршы алдылар.
– “Печән базары” – күргәзмә кебек. Берсүзсез, анда матур, үзенчәлекле әйберләр шактый, ләкин бәяләре “тешли”, халыкның күпчелеге кызыккан товарын сатып ала алмыйча кайтып китә. Нишләп милли бизәкле әйберләр шулай кыйммәт икән? – дим.

– Хәзер үзем шундый эш белән шөгыльләнгәч, бәяләрнең кыйбат булу сәбәбен аңладым. Безнең товарларның үзкыйммәте зур. Милли бизәкле әйберләр ясап бирегез дип, берәр зур сәнәгать оешмасына мөрәҗәгать итәсең икән, аңа алынмыйлар. Зур сәнәгать оешмасы зур заказлар белән генә эшли, аңа вак-төяк заказлар мәшәкать кенә булып тора. Шуңа күрә барысын да үзебезгә берәмтекләп эшләргә туры килә. Мәсәлән, башта махсус сөлгегә заказ бирәбез, аннан шуңа бизәк чигәбез. Анда күпме җеп китүе, машинаның ничә җөй ясавына карап, бәясе килеп чыга. Һәр чигүне аерым-аерым ясаткач, хакы арзан булмый. Үзебез куйган өстәмә бәя күп түгел, әлегә моннан ниндидер файда ясыйбыз дип әйтә алмыйм. Халыкта милли әйберләргә ихтыяҗ артып, сөлгеләрне күпләп – әйтик, 10-20 меңләп эшләтсәк, үзкыйммәте кимер иде, әлбәттә.

– Чигүен ничек ясатасың, осталар табу кыен булдымы?

– Үзем рәссам да, татар фольклоры белгече дә түгел. Шуңа күрә күп нәрсәне башта китаплардан, интернеттан өйрәнергә туры килде. Бизәкләрне үзем компьютердагы “Корал” программасында ясадым, аннан шуны чигә торган машинага кертәбез дә компьютер чигә башлый. Безнең әбиләр элек ничек чиккән – сөлгеләребездә нәкъ шундый гап-гади чигү. Әмма аны кеше түгел, машина ясый. Әбиләр бер атна чиксә, машина бер сөлгене 40 минутта башкара. Шундый техник үсеш булганда, мондый милли үзенчәлекне күрсәтергә кирәк дип саныйм. Шушы арада гына тамбур чигүен дә куллана башладык. Тамбур чигүе – иң борынгы чигүләрнең берсе. Башта әбиләребез энә, аннан соң “крючок” белән чикәннәр. Соңрак – 1870 елларда Россиягә, Казан татарларына тамбур белән чигә торган машиналар кайткан. Ул бик зәвыклы, матур саналган. Шулай чигә белүче берничә останы таптык. Хәзер алар ярдәмендә җитен тукымадан аш-су бүлмәсенә сөлгеләр, икмәк савыты эшләдек. Киләчәктә тамбур белән чигелгән алъяпкычлар да булачак. Ул инде кул белән эшли торган машинада чигелә, ягъни анда кул эше дә кергән була.
Сөлге тукымалары 100% мамык, Россиядә җитештерелгән махра. Сөлгеләрнең бәяләре – 500-1000 сум. Үлчәмнәре өч төрле: кул-бит өчен, мунча сөлгеләре һәм аннан зурраклар. Әгәр комплект итеп алалар икән, арзанрак килеп чыга. Урын-җир комплектлары 2,5 мең сумнан 5 меңгә кадәр, тукыманың сыйфатына карап. Мәсәлән, поплинда чигә калсалар, 2,5 – 3 меңгә чыга. Әгәр сыйфатлы, бик яхшы сатин кирәк икән, 4,5 – 5 мең сум була.

“Казан сөлгесе”н районнардан килеп алучылар да күп, чит ил татарлары да кызыксына икән. Әлегә бу товар күбрәк интернет киңлегендә сатыла. Казанның сувенирлар сата торган берничә кибетендә дә милли бизәкле сөлгеләрне табарга мөмкин. Китереп бирү хезмәте бар. Почта белән дөньяның теләсә кайсы почмагына да җиткерәләр.

– Казанда чигү белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнгән осталарыбыз күп, матур эшлиләр. Әмма бу хакта халык бик белми, Аннары, кул эшләре кыйммәт йөри, күп кеше аны сатып та ала алмый, – ди Гөлнара Нурмөхәммәтова. – Ә минем төп максат – милли үзенчәлекле бизәкләрне көнкүрешкә кертеп җибәрү. Аларны көн саен өйдә куллансыннар иде. Туйларга, туган көннәргә, хезмәткәрләргә бүләк итү максатыннан алучылар күп. Үземә бу юнәлеш бик кызык, бизәкләрне өйрәнеп, китаплар укып, үзем өчен дә күп яңалык ачам.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1732
5 Октябрь 2018 11:37 1460
21 Сентябрь 2018 14:17 1408
ӨСКӘ