Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җәлил табибларын жәлләрлек яки САРМАНДА КЕМ САНСЫЗЛАНА?

16 Март 2018 1588
Бераз гына авырып китсәк тә, дөнья кууны онытып, табиблар янына йөгерәбез. Аларга өмет тулы күзләребез белән багып, авызларыннан чыккан һәр сүзне йотылып тыңлыйбыз. Кайчак бер җылы сүзләре дә терелтеп җибәргәндәй була, ә дорфа кылансалар – мәңге онытылмый. Иң кирәкле, иң изге, иң авыр һөнәр ияләре – табиблар, һичшиксез. Шуңа да редакциягә Җәлил бистәсенең бер төркем тәҗрибәле табибыннан зар килеп ирешкәч, битараф кала алмадым.
“Эш урыным өчен куркам”

– Гомерем буе бер урында – Җәлил хаста­ханәсендә эшлим, – диде шалтыратучы ханым. – Күп кенә хезмәттәшләрем кебек үк, мин дә бүген эш урыным өчен куркып яшим, шуңа күрә газетага исемемне язмасагыз иде. Сарман районы хастаханәсе баш табибы булып Илдус Шакиров билгеләнгән көннән тынычлыгыбыз югалды. Җәлил хастаханәсе – Сарманның филиалы, шуңа күрә аның җиле безгә дә нык тия. Шушы өч ел эчендә эштән гинеколог, хирург, невролог, педиатр, анестезиолог, филиалның ике баш табибы, поликлиника мөдире китте. Аларны алыштырырга кеше юк, ә дәүләт биргән миллион сум акчага кызыгып район җиренә кайткан яшь белгечләр озак тоткарланмый. Шулай итеп, 22 “миллиончы”ның биредә дүртесе генә төпләнеп калды. Калганнары акчаларын кире тапшырып булса да, табаннарын ялтырату ягын карый. Эшкә урнашмас борын көннәрен саный башлыйлар, чөнки биредә түзәрлек түгел. Боларның һәммәсенә баш табиб Шакировның дорфалыгы, белемсезлеге, бөтен кешегә каныгуы, коллектив белән эшли белмәве гаепле. Хөрмәтле, дәрәҗәле табибларны кеше алдында теләсә ничек мыскыл итә, “гариза языгыз, сезнең урынга чират торалар” дип кенә тора, эшләргә ирек бирми. Әле акча мәсьәләсендә дә хилафлыклары юк микән, шушы көннәрдә хастаханәбездә зур тикшерү бара. Болай булса, район хастаханәсенең киләчәге юк”.

“Сез тоткасыз чемодан кебек...”

Әлеге җан авазына Җәлилнең табиб-терапевты, невролог Гаяз Бәхтиев та кушылды. Гаяз Өлфәто­вич биредә 12 ел баш табиб булып та эшләгән, гомерен шушы хас­та­ха­нәгә багышлаган кеше. Тәҗрибәле белгечнең шулай ук яңа җитәкче Илдус Шакиров белән борчагы пешмәгән һәм аңа эштән китү турында гариза язарга ныклап “киңәш” иткәннәр.

– Сезнең арага кайчан кара мәче керде? – дип төпченәм табибтан.

– Шакиров вазыйфасына керешеп, бер­ничә ай үтүгә, мин 60 яшь­лек юбилеемны билгеләп үттем. Аны ул чакта бер тапкыр гына күргәнем бар иде, аралашкан юк, юньләп белмим дә. Ләкин башка хезмәттәшләрне чакырганда җитәкчене аерып калдыру әллә ничек, шуңа дәшмичә булмады. Юбилейда Шакировка мине котларга чират җиткәч, торып басты да: “Бүгенге юбилярыбыз – тоткасыз чемодан шикелле. Ташларга да жәл, өстерәп барырга да авыр!” – диде. Күз алдыгызга китерәсезме шундый котлауны? Җитәкче кешедән! Нинди әдәпсезлек! Кунаклар нишләргә белмәде, ах иттеләр, минем дә кәеф кырылды... Ярар, бу вакыйгаларны уздырып җибәрдек, эшкә чыктым. Тагын бераз эшләгәч, аның нинди кеше икәнен тәгаен аңлап бетердем. Җыелышларда аның сүзенә каршы төшсәң яки үзеңнән җөмлә өстәсәң – беттең! Шакировка гел баш иеп торырга кирәк, беркемнең авызын ачтырмый, тәнкыйть турында сүз дә юк. Үзен мактаганны ярата, хәтта планеркаларда үзенә кул чабарга куша иде. Санитар табиб булгангамы, безнең эшне аңламый, әлеге өлкәдә җитәкчелек итәргә тиешле кеше түгел ул.

Аннары, безнең аралар бозылып китүгә тагын бер вакыйга сәбәп булды. Мин узган ел Россия мактау грамотасы алырга дип документларны җибәргән идем, Шакиров та шул ук елны грамоталы булырга теләгән икән. Миңа бирделәр, аңа – эләкмәде. Күпмедер вакыттан соң: “Гариза яз, язмасаң, башкача җибәрү ягын табарбыз”, – диде. Карышып маташкан идем, тикмәгә бәйләнергә тотынды, юк-бар гаеп табып аңлатмалар яздырды, кисәтүләр ясап теңкәмә тиде. Эшләгән елларым өчен бер рәхмәт, җылы сүз ишетмичә киттем. Ике атна эшләтеп тә тормыйча, гариза язган көнне үк җибәрде, хезмәт кенәгәмне дә шул ук көнне килеп алырга кушты. Әле эшләргә теләк тә, мөмкинлек тә бар иде... – дип көрсенә табиб Гаяз Өлфәтович.
“Шакиров таратып бетерде”

Гаяз Бәхтиевнең тормыш иптәше – Вера Алексеевна да табиб, Җәлил бистәсенә бердәнбер гинеколог була ул. Тик мондый алыштыргысыз белгеч тә Илдус Шакировны канәгатьләндерми.

– Хәзер кайбер мөселман хатын-кызлары өйдә бала таба. Без табиблар бу “мода” белән килешеп бетмәсәк тә, булачак әнине мәҗбүри хастаханәгә китерә алмыйбыз, һәркем үзе теләгәнчә яшәргә, бәбиләргә хокуклы. Бер ел элек Җәлилдә шундый бер очрак күңелсез тәмамлана. Шуның өчен Шакиров кеше алдында Верага кычкырырга тотынган, мыскыллы сүзләр әйткән. Янәсе, әлеге хәлләргә район гинекологы гаепле икән, нишләп бу хатынны хастаханәдә бәбиләтмәгән, ник моңа юл куйган. Хатыным тавыш-гауга яратмый, бик тыныч кеше. “60 яшемә җитеп, кемнәндер үземне сәбәпсезгә түбәнсеттермим”, – диде дә шул ук көнне гариза язды. Хәзер икебез дә өйдә утырабыз, – ди Гаяз Бәхтиев.

– Вера Алексеевна – бик яхшы белгеч иде, – ди Җәлил хастаханәсенең элекке поликлиника мөдире, терапевт Фәридә Матурова. – Ул киткәч, урынына бер еллап гинеколог таба алмадылар, халык Әлмәткә түләүле гинекологка йөрергә мәҗбүр булды. Аннары гына Мөслимнән берәүне Җәлилгә йөреп эшләргә үгетләделәр.
Фәридә Матурова шулай ук Җәлил хастаханәсенең тәҗрибәле белгече, 27 елын шундагы авыруларны дәвалауга багышлый. Тик көннәрдән бер көнне биредәге гаугадан гарык була, отпуск ала да яңадан эшкә чыгып тормый. Аны да җитәкчелек эштән инглизчә озата: күрмәмешкә салышып, җылы сүзсез, рәхмәтсез...

– Җитәкчелеккә Шакиров билге­ләнгәч, Җәлил филиалындагы баш табиблар гел алышына башлады, кайберләренең исемнәре дә истә калмады хәтта. Һәркайсы белән танышырга, эшне яңадан аңлатырга кирәк, – ди Фәридә Матурова. – Җитмәсә, җитәкче тарафыннан мөнәсәбәт коточкыч, коллективта начар атмосфера – болар ялыктырды. Шакиров үзенә якын кешеләрнең эшен җиңеләйтте, аларга акчасын да өеп түләде. Бигрәк тә “миллиончы”ларны районда тотып калу өчен аларга шартлар тудырырга тырышты. Ә икенче төркем – гомере буе биредә бил бөгүчеләр үги бала кебек читтә калды. Мәсәлән, Әлмәттән килеп йөрүче бер яшь табибка 2,5 ставкада эшләү мөмкинлеге бирде, ул тиз генә эшен бетерә дә көндезге сәгать бердә китеп тә бара, аннан Әлмәттә икенче урында эшли. Без исә бер ставка өчен дә өчкә-дүрткә кадәр утырырга тиеш. Авыруның өенә киткәч тә кире әйләнеп кайтуны таләп итә. Югыйсә, 15 мең кеше яши торган зур бистә буйлап җәяү йөрибез бит, машина белән тәэмин итүче юк. Хезмәткәрләргә карата мондый тигезсезлек, әлбәттә, канәгатьсезлек тудырды. Бер дигән, көчле коллектив идек, хәзер инде анда 2-3 тәҗрибәле табиб кына калды. Шакиров бөтенебезне таратып бетерде.

“Машинамны алды”

Әһә, эштән куылганнар җитәк­че­дән үч ала икән, дип уйламагыз. Бүгенге көндә җир җимертеп эшләп йөрүче, шактый билгеле табиб – Шәрипҗан Мәүләвиев та югарыда әйтелгән һәр сүз астына имзасын куярга әзер. Шәрипҗан Сәхипҗанович – Сарман хастаханәсендә 18 ел баш табиб булып эшләгән кеше, бу районда барлыгы 38 ел авыруларны дәвалый. Белгечлеге буенча терапевт та, травматолог та, психиатр да. Инде 70 яшен тутырса да, әлегә егетләр кебек, Сарман районы Александровка авылына көн саен 25 чакрым йөреп эшли ул. Мәүләвиевка күренергә дип Азнакай, Мөслим, Әлмәт, Тукай районнарыннан да киләләр, халык бик хөрмәт итә үзен. Туры сүзле кеше буларак, Шәрипҗан Мәүләвиев Сарман баш табибы Илдус Шакиров турында бөтен уйлаганнарын әйтеп салды.

– Шакиров хезмәткәрләрен теләсә ничек кимсетә, тавыш күтәрә, кеше белән аралаша белми. Үзенең бүлмәсенә кереп, берничә тапкыр: “Элекке ялгышларыңны кабатлама. Нәтиҗә ясый белмисең, тугыз ай эшсез яткан чакларыңны исеңә төшер!” – дип кисәткәнем дә булды. Бер атказанган табибны мыскыл иткәндә дә кушылып: “Кешегә алай дигәнче, үзеңә тәртипле булырга кирәк әле!” – дидем. Әлбәттә, бу хәлләрдән соң безнең аралар бозылды. Илдус Шакиров үзен генә хуҗа итеп күрсәтә, каршы дәшкәнне кабул итә белми. Туберкулез диспансерында бергә эшләгән кешеләрен дә беләм, алар да аны шулай ук бәялиләр. Миңа бер кисәтү язган иде, прокуратурага мөрәҗәгать иттем, әлеге кисәтүен законсыз дип таптылар. Тагынмы? Акча ярата, үз кесәсен кайгырта. Болай дияргә дә нигезем бар. Эш машинасы кирәк иде, көн саен юлда 50 чакрым йөрим дип, Дәүләт Советына мөрәҗәгать иттем. Беренче вакытта йөрергә дип, тотылган “Форд Фокус” бирделәр. Илдус Шакиров: “Минем дә машинам юк, йөреп торыйм әле”, – дип, шуны үзенә калдырды. Аннан миңа тагын бер яңа машина җибәрделәр, анысын да үзенә алып калды. Бер машинада хәзер Казанда улы йөри дип беләм. Ә мин Сарман – Александровка арасын инде 20 ел үз машинамда таптыйм. Юбилеем, 70 яшем уңаеннан исә бүләкләп түгел, сүз белән дә котламады. Аның каравы, халык матур итеп оештырды. Атказанган табиб исеме бирергә кирәк дип, имзалар җыйганнар иде, Шакиров шуңа ходатайство да язып җибәрергә авырсынды. Кызганыч, җитәкчебез менә шундый. Ләкин миңа теше үтми әле, шүрли, – дип дөресен сөйләп бирде Шәрипҗан Мәүләвиев.
“Коммунистлар буыны белән эшләү авыр”

Табиблар сөйләгәннәрдән чәчем үрә торды. Сарман баш табибына шал­ты­ратып, хезмәткәрләренең дәгъваларын түкми-чәчми җиткер­дем.

– Берәүне дә эштән кумадым, сез әйткән кешеләрнең һәммәсе үзләре гариза язып китте, – диде Илдус Мөдәррис улы. – Хирург Казанга гаиләсе янына күченде, калган хезмәткәрләр пенсиягә чыгып китте. Хирургтан кала, эштән китүчеләрнең бөтенесенә алмашка кеше табылды. Гинеколог белән дә проблема булмады, башта Сарманнан килеп хезмәт күрсәттеләр, аннан Мөслим белгече бездә даими эшли башлады. Район җирендә табиб табу авыр, ләкин бирешмибез, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз, яшь белгечл­әрне җәлеп итәргә тырышабыз. Соңгы бер ел эчендә Җәлилгә – тугыз, Сарманга дүрт табиб алдык, бу шактый зур сан. Шуларның һәммәсенә районда фатир бирдек, кайсына “найм”га, кайсын социаль ипотека программасына кертеп... “Миллиончы”лар күп китә дигән сүз дөрес түгел, бары ике очрак булды – берсенең әнисе авырып китү сәбәпле, Түбән Камага күченде, икенче табибка Азнакайда югарырак вазыйфа тәкъдим иттеләр. Акчасын тапшырып, бүтән китүче булмады. Шулай да, хастаханә хезмәткәрләренең һаман яртысы өлкән яшьтә әле, пенсионерлар.

– Бәлки, коллективыгызның яртысы – олы яшьтәгеләр белән уртак тел таба алмыйсыздыр? Сезне дорфалыкта, хезмәткәрләрне тигез күрмәүдә гаепләделәр. Мәсәлән, Җәлил филиалы баш табибы Регина Заһретдинованы якын күрәсез, 2,5 ставкада эшләтәсез икән, – дим.

– Беркемгә дә аерым мөнә­сәбәт юк бездә. Әйе, табиблар җитмәгәнгә күрә кемдер 1,5-2 ставкага йөрергә мәҗбүр. Пенсионерларга килгәндә, аларның үзләренә эшләү авыр. Шул ук Гаяз Бәхтиевка төнгә дежурга чыгарга кушам – теләми, хәрби комиссариатка барырга кушам – баш тарта, “вызов”ка җибәрергә дә ярамый аны. Коммунистлар буыны алар, берсенә дә сүз әйтерлек түгел. Нәтиҗәдә, алар 66 процентка эшли, кемдер 120 процентка. Ә хезмәт хакы барысына да тигез итеп түләнә. “Көчемнән килсә, сезгә хезмәт хакын да эшегезгә карап, 66 процентка гына түләр идем”, – дип әйтә идем аларга. Медицина оешмаларына таләпләр зур бит хәзер, акчаны дәвалаган кеше санына, ясаган һәр мантуга, кыскасы, эшләнгән эшкә карап алабыз. План бар. Көн үтсенгә генә утырып, акча алу дигән әйбер бетте. Министрлык миннән таләп итә, мин - хезмәткәрләремнән. Шуңа күрә, биредә әллә ни проблема күрмим, бездә тәртип, эшләребез әйбәт бара. Әле Татарстанның “иң яхшы 10 хастаханәсе” исемлегенә кердек. Үлем-китем саны кимү буенча республикада – икенче, онкологияне ачыклау һәм инфарктларны булдырмау буенча беренче урында торабыз. Соңгы коллегия утырышында Сәламәтлек саклау министры Сарман хастаханәсен дүрт мәртәбә мактап телгә алды. Начар эшләсәк, шундый күрсәткечләргә ирешер идекме?

– Александровка авылы табибы Шәрипҗан Мәүләвиев эш машинасы юклыктан зарланды...

– Александровкадагы амбулатория 1,5 кешегә генә исәпләнгән булгач, аның табибына машина каралмаган. Ләкин Мәүләвиевка юл чыгымнарын каплыйбыз, көнгә 10 литр бензин бирәбез. Хастаханәгә бирелгән ике машинага килгәндә, аның берсендә – мин, икенчесендә Җәлил филиалының баш табибы йөри, – дип сорауларга ачыклык кертте баш табиб Илдус Шакиров.

Сарман хастаханәсе терапия бүлеге башлыгы Шамил Гыймадиев белән дә элемтәгә кердем, ул да баш табиб сүзләрен кабатлады.

– Беренчедән, Җәлил бистә­сендә халык социаль яктан авыр тормышта яши, эшсезлек биредә. Шуңа күрә кешеләр җитәкчеләргә һәрвакыт каршы, усаллар, – диде Шамил Мансурович. – Шулар рәтенә кушылып, кайбер табиблар да һәрвакыт канәгатьсезлек белдереп йөри. Ә баш табиб Илдус Мөдәррисович өстәлгә сугып, каты итеп әйтә торган кеше түгел. Берәүне дә мыскыл итми, шаярып сөйләшә. Әлбәттә, җыелышта кемдер басып, аңа каршы әйтә башлагач, ул моны туктата. Коллективта субординация сакланырга тиеш бит. Аның кул астында 500дән артык хезмәткәр, арада төрлесе бар. Җитәкчебез ялагайларны яратмый, кешене эшенә карап бәяли. Бөтен каршылык та шуннан чыкты. Илдус Шакиров баш табиб булып килгәнче, без республикада 41нче урында идек, хәзер лидерлар рәтенә кердек.

Илдус Мөдәррисович һәрвакыт хезмәттәшләренә ачык җитәкче, тәҗрибәле, чиста күңелле кеше. Кемгәдер бу бәлки ошап та бетмидер. Кемгәдер аның кыска вакыт эчендә ирешкән уңышлары тынгы бирмидер бәлки. Җәлил һәм Сарман районы халкы, район җитәкчелеге, хастаханәдә эшләүче башка хезмәткәрләр дә уңай бәяли аның хезмәтен. Коллективны берләштереп, уртак тел табып кына мондый уңышларга ирешеп була.

Соңгы сүз

Бәлки соңгылар сүзендә дә дөреслек бардыр, Илдус Мө­дәррисович әйтмешли, коммунистлар буыны белән эшләү җиңел түгелдер. Ләкин утсыз төтен булмый. Инфарктлар санын киметүегез әйбәт, тик хастаханә җитәкчесенә эштә җылы атмосфера тудыру бурычы да йөкләнә бит әле. Баш табиб нинди генә ситуациядә дә дорфа кыланмаска, сүзен үлчәп әйтергә тиеш, минемчә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1733
5 Октябрь 2018 11:37 1460
21 Сентябрь 2018 14:17 1408
ӨСКӘ