Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Үлгәннән соң кешене яру – гөнаһ”

3 Ноябрь 2017 1059
“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.
– Хәзрәт, үлгән кешене яруга дин ничек карый? Үлгән кеше аны сизәме? Яручылар хәрам эш эшлиме?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Үлгән кешенең сөяген сындыру тере кешенең сөяген сындыру белән бер”, – дигән. Үлгән кешене дә ихтирам итәргә кирәк. Мәетне юганда да сак кыланырга кушыла. Мәрхүм мондый эшне яратмый. Үлгәннән соң яру – гөнаһ, кирәкмәгән, тыелган эш.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында ярганнармы?

– Юк.

– Хәзер нишләп тоташтан яра башладылар соң?

– Җинаятьләр күп. Көчләү белән үлсә, ярып карыйлар. Бу вакытта Ислам дине дә каршы түгел: тикшереп карарга, белергә кирәк.
Чечняда Рамзан Кадыйров шундый тәкъдим кертте: томографиядән карарга, мәетне ярмаска! Анда бөтенесе күренә. Кеше инсульт, инфаркттан үлгән икән, аның нәрсәсен тикшереп торасың? Халык явызланып җинаятькә барганлыктан, кеше гомеренең кадере беткәнлектән эшләнә бу эшләр. Кеше авырган, диагнозы бар икән, бу очракта ярмыйлар. Ә авырып ятмаса, безнең дәүләттә бөтен кешене яралар.

– Мине ярмасыннар өчен нинди дога укырга кирәк?

– “Йа Раббым, мине ярмасыннар иде!” – дип сорасаң, Аллаһы Тәгалә доганы кабул итә.

– Гарәп илләрендә яралармы?

– Юк.

– Кайчандыр мөфтияттә эшләп киткән кеше интернет аша мөфти белән сүз көрәштерсә, бу фетнәне ничек туктатырга? Бәлки, бу ызгышны Ислам дошманнары юри эшлидер?

– Әйе, ул кеше мөфтинең урынбасары булып эшләде. Мөфтияттән киткәч, дингә, мөфтияткә каршы мәкаләләр яза башлады. Аның бу мәкаләләре үзенә күрә гыйльми кебек. Фәлсәфи-гыйльми фикергә таянып, үз фикерләрен җиткерергә тырыша ул. Шулай да аның фикере дингә каршы килә. Тирәнрәк уйлап карасак, аның фәлсәфи-гыйльми фикерләре астында бернинди нигез дә юк. Әмма динне аз белгән кешеләр шуны укып, аңа ышанырга мөмкиннәр. Шуңа күрә бу кеше фетнә чыгаручы булып санала.

Ислам дәүләте булса, бу кешегә карата җәза кулланырлар яки аны бу эшеннән көчләп туктатырлар иде. Әмма без демократик дәүләттә яшибез. Дингә каршы сөйли аласың икән, димәк, дин турында да сөйләргә рөхсәт ителә.

Моны сынау дип кабул итәм. Бу кешенең чын йөзе ачылды. Аның элек сөйләгән сүзләренә хәзер ышанырга кирәкми. Ул күп хәзрәтләр, имамнарны һәлак итте. Аның сүзе белән кайбер хәзрәтләрне эшләреннән алдылар, аларга карата җинаять эшләре кузгаттылар хәтта. Ул кемгәдер начар сүз әйткән икән, аларны акларга кирәк дигән нәтиҗә ясый алабыз.
  
Икенчедән, имамнарга, мөфтияткә эзләнергә, белемне арттырырга да бер сәбәп бу. Шуның кебекләргә гыйльми дәрәҗәдә фикерне аңлатып, җавап бирә белергә дә кирәк. Ул хаклы түгел дип кенә әйтү гадел булмас иде. Аның бу язмаларын туктатырга, аны туры юлга бастырырга теләсәк, шул ук мөфти, аның урынбасарлары, галимнәр шурасында эшләүчеләр аның үзе белән сөйләшеп карарга тиешләр. Болай дөресрәк булыр иде. Иманнары нык булган кешеләр, әлбәттә, мондый язмаларга гына бирешмәячәк.

Ул үзен галим дип саный, әмма ул галим түгел. Кызганыч, галимнәребез бик аз. Пәйгамбәребез (с.г.в): “Минем өммәтемдә гыйлем гаделләр кулына бирелер”, – ди. Галим булу өчен нык тәкъвалык, ихласлык, күп гыйбадәт кылу да кирәк. Аңламаганны Аллаһы Тәгалә аңлата, күңелеңне һәм акылыңны ача, әгәр дә син Аңа ихлас күңелдән гыйбадәт кылсаң.
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ