Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Һәлак булган 71 кешенең икесенең генә гәүдәсе табылган

12 Февраль 2018 1995
Кичә “Мәскәү – Орск” рейсын башкара торган АН-148 самолеты «Домодедово» аэропортыннан күккә күтәрелеп китүгә һәлакәткә юлыккан, – дип яза “Татар-информ”.
Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган. Бортта барлыгы 71 кеше: 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган, аларның берсе дә исән калмаган. Вафат булучыларның бары икесенең генә гәүдәләре табылган, башкаларын хәзерге вакытта эзлиләр.

Россия Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә АН-148 пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу факты буенча “Һава транспорты хәрәкәтендә һәм файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.

Һәлак булучылар арасында Казан кешесе дә булган, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Соңгы хәбәрләр буенча, 32 яшьлек Екатерина Насыйрованың әтисе һәм әнисе, һәлак булган кызларының шәхесен ачыкларга ярдәм итәчәк анализлар тапшыру өчен, кичә кич белән Мәскәүгә юл тоткан.

Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Май 2018 13:40 2354
7 Июнь 2018 11:19 1983
ӨСКӘ