Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Үләсем килми, әни"

17 Январь 2018 3828
Нишләп шулай икән ул? Берәүләр җиргә бәхетле булып туа да, гомерләре буе рәхәт гомер кичерә. Икенчеләр михнәт арты михнәт күрә, аларга кайгы арты кайгы килә. Берәүләр сәламәт булып яши, аннан җиңел үлем белән китеп тә бара. Икенчеләр төрле авырулардан иелеп, сыгылып гомер итә, аннан коточкыч сызланулар кичереп, урын өстендә ятып, якыннарының күзләренә тилмереп караган килеш бакыйлыкка күчә.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә диләрме әле? Каршымда утыручы Фирдәвес апа Шәрәфетдинованың күзеннән туктаусыз аккан яшьләренә карап әнә шул хакта уйладым. Күптән түгел 35 яшьлек улын җирләгән ул. Ләкин аның кайгысының тирәнлеге күзенә, йөзенә, сөйләменә чыккан. Югыйсә, ул да баласын беренче тапкыр кулына алганда “бәхете булсын” дип башыннан сыйпагандыр, күкрәгенә кысып, битләреннән үпкәндер. Ләкин язмыш ананы гомере буе сынаган. Башта улы төрмәгә эләккән, аннан наркотиклар белән мавыккан, соңгы көннәрендә чыдап булмаслык авыртулар кичереп, кычкырып, тилмереп китеп барган. “Мин хастаханәгә килгәндә үлгән булгандыр инде ул, безнең күз алдында кискән аягын күтәреп алып чыгып киттеләр. Минем әлеге ачы язмышым, күргән кайгым башкаларга гыйбрәт булсын”, – ди әни кеше.

Ә бит аның улы Ринат бик тә нечкә күңелле, тырыш, түзем, балалары өчен әйбәт әти булган, хайваннар яраткан, этләр, песиләр кочаклап йөргән... Бәлки нечкә күңелле кешеләргә тормышта авырга туры киләдер? Бәлки көчлеләр аларны күреп алып, үз мәнфәгатьләрендә кулланадыр? Бәлки андыйларны без яшәгән җәмгыять харап итәдер? Әнә бит, Фирдәвес апа да: “Улларым белән йөргән егетләр күптән үлеп бетте инде”, – ди. Дөрес тәрбия алмаганнармы? Югыйсә, Шәрәфетдиновлар, аңлавымча, төшеп калганнардан түгел. Аптырарсың, билләһи...

“Анда бүтән эләкмим!”

Фирдәвес апа Лаеш районының Татар Янтыгы авылыннан. Ире дә Лаеш районы кешесе. Аның әйтүенчә, алар иркен тормышта яшәгән. Казанда фатирлары да, машиналары да, дачалары да булган, кыскасы, акчага интекмәгәннәр, мохтаҗлык кичермәгәннәр. Иң зур байлыклары: ике малай алып кайтканнар. Олы уллары Рөстәм 1976 елда дөньяга аваз салса, кечкенәсе Ринат 1982 елда ата-анасын янә бәхетле иткән.

Шулай итеп, Шәрәфет­динов­ларга ни булган соң? Югыйсә, күп­ләрнең гаиләсенә кара мө­һерен суккан 1990-95 елларда аларның уллары кечкенә була әле. Алай дисәң, Ринат мәктәптә укыганда ук абына инде.

– 11 класста белем алганда сугышып, ахмаклыгы, сорауларга дөрес җавап бирмәве аркасында колониягә эләкте. Аннан чыккач, эретеп-ябыштыручы булып эшләде. Бик тырыш, акчаны саклык белән тота, хәтта саран иде. Базарга барсак та, аңа әйбер ала алмадык, “миңа бу кирәкми, үзең ки” дип тик басып торды. Олысы Рөстәм исә оекбаш алсаң да, сөенә, рәхмәт әйтә иде, – ди Фирдәвес апа.

Рөстәм дигәннән, ул Ринаттан аермалы буларак, армиягә барып кайта. Ләкин энесенә үрнәк булырга тиешле абый кеше 24 яшендә гаиләгә әйтеп-аңлатып булмаслык авырлык китерә: наркотиклар куллана башлый. Әлеге куркыныч упкын соңрак Ринатның үзен дә тартып ала, анысы да наркотиклар колына әйләнә. Озакламый яшь егет әйберләр урлап тотыла, аны янә берничә айга утыртып куялар. Урлап туплаган “малы” да йә иске магнитофон, йә телевизор була.

– Төрмәгә ике-өч айга, йә бер ел да сигез айга утырталар иде. Чыкканда наркотиклардан арынган була, ләкин шәһәр урамнарына аяк басуга кабат шул зәхмәткә тотына, кабат урлый, кабат утыртып куялар. Бер утыруында төрмәдә аңа наркотиклар биреп, берничә җинаять эшен, ягъни урлау очрагын үз өстенә алдырганнар. Ялгышмасам, 18 җинаять эше “аныкы” булып чыккан. Бервакыт аңына килгәч шалтырата бу: “Әни, мин бит ул әйберләрне берничек тә урлый алмаганмын, җинаять кылынган вакытта төрмәдә булганмын”, – ди. Аптырагач, фатирларны алыштырдым, янәсе, Азино якларына күчәбез дә, балаларны бу афәттән коткарабыз. Ләкин Азинода эшләр тагын да начаррак булып чыкты, – ди Фирдәвес апа.

Әле кайчан гына, чыннан да, Казан подъездларында наркотиклар кадалган шприцлар аунап ята иде. Хәзер алга китеш бар инде, мондый хәлләр күзәтелми. Кыскасы, Ринат соңгы тапкыр төрмәдән чыккач: “Әни, мин анда башка эләкмәячәкмен”, – ди. Төшен дә сөйли. Имеш, ул төрмә ишек төбендә йөри, ә аны кертмиләр. Чыннан да, башка рәшәткәле йорт ишеген ачмый ул. Алай гына да түгел, Шәрәфетдиновларның ике малае да ничектер бу гадәттән, афәттән, чирдән котыла ала. Тирә-юньдәгеләр Фирдәвес ападан: “Синекеләр ничек исән калды, безнекеләр үлеп бетте бит инде?” – дип сорый. Әлеге хәлләрдән тәмам арыган, йончыган хатын ике иңсәсен күрсәтеп: “Минем ике ягымда ике фәрештәм утыра”, – дип җавап бирә.

– Ике улым да өйләнде. Ринат исә 29 яшендә башлы-күзле булды. Рус миллә­теннән булган бер балалы Оксана исемле хатын алып кайтты. Ринат төзелеш бригадасында йөрде, төрмәдән чыкканнарны эшкә алырга бик атлыгып тормыйлар бит. Хатыны Оксана өйдә тегү текте. Ринат соңга таба бик тә әйбәт эшкә урнашты, металл кабул итте. Акчасы артты. Шул исемдә калган: өйгә бик сөенеп кайткан, “бу эшне кулдан ычкырдырмас өчен тырышачакмын, мондый акчаларны төштә дә күргәнем юк” дигән иде. Ул да булмый, “металлны үлчәгәндә киметеп күрсәтергә кушалар, мин алай булдыра алмыйм” диде. Ләкин ничектер җайлашты тагын. Күзгә күренеп тазарды, күңеле тынычланды. Оксана белән ике бала алып кайттылар, – ди Фирдәвес апа.

Ринат белән Оксана башта хатынның әниләрендә торса, соңыннан Фирдәвес апаларның буш торган фатирларына күченәләр. Әкренләп ремонт ясыйлар, җиһазлар алалар, тормыш әкияттәгечә алга таба бара. Алай гына да түгел, Ринат әти-әнисенең бакчасына килеп булышып йөри, коймалар тота, киләчәккә зур өметләр баглый. Төрмәләрдән, наркотиклардан арына алган икән, яшәячәк инде ул! Бу вакытларда Ринат әнә шулай уйлагандыр, шулай булачагына ышангандыр...
“Һава җитми...”

2016 елның августы. Ринат “аягым авырта” дип зарлана башлый. Аннан, “һава җитми” дип, якыннарын янә борчуга сала. Ринатның авыруы әнә шулай башлана.

– Олы улым Рөстәм икенче тапкыр өйләнде, сентябрьдә туе булды. Шунда Ринатны беренче тапкыр күргәндәй сокланып, яратып карап тордым. Бик тә чибәр, таза, матур киенгән иде. Минем Фердинант исемле энем трамвай астында, дөресрәге, ике трамвай арасында калып үлде. Шунда “бу бала озын гомерле булыр микән, бигрәк Фердинантка охшаган” дигән уй башымнан үтте. Әллә күз тидердем микән? Әзрәк кенә эчсә, үбә-кочаклый, миңа “мамасы” дип эндәшә иде, – ди Фирдәвес апа туктаусыз аккан күз яшьләрен тыя алмыйча.

Октябрь аенда Ринат каты авырый башлый. Температурасы 38-40тан төшми. Хезмәттәшләре аңа “кайт, ят” дип әйтеп торсалар да, ир эшен югалтудан куркып, һаман эшләп йөри. Өйдә исә туктаусыз ашыгыч ярдәм чакырталар. Бер ашыгыч ярдәм табиблары укол кадап китсә, икенчеләре “гайморит” дип хастаханәгә алып китә, андагы табиблар исә “бу авыру белән хастаханәдә түгел, өйдә дәваланырга кирәк” дип, өйләренә кайтарып җибәрә. Ринатка шул гына кирәк тә инде! Ләкин чир чигенергә теләми, ә тагын да катырак баш калкыта. Ирнең аягын әле көзән җыера, әле ул тын ала алмый интегә. Кыскасы, биш хастаханә ишеген ачып керә ул. Ниһаять, аңа “бактериологический эндокардит” дигән диагноз куялар. Эндокардитның мондый төре сирәк авырулар исемлегенә керә һәм аңа тиз генә диагноз кую да мөмкин түгел, чөнки ул төрле кешедә төрлечә барлыкка килә, диагноз кую өчен ике-өч ай таләп ителә икән. Бактериологический эндокардит – йөрәкнең эчке катламының ялкынсынуы, бу вакытта йөрәкнең клапан аппаратлары да зыян күрә.

Нәтиҗәдә, табиблар “Ринатның йөрәгенең өч клапанын да алыштырырга, ягъни операция ясарга” дигән карар чыгара. Әмма температурасы төшмәү сәбәпле, операцияне гел кичектереп киләләр. Югыйсә, алар мондый төр авыруларны ни көтәсен белгәндер инде.

– Табиблар башта дәваланып чыгарга кушты. Тора-бара йогышлы чирләр хастаханәсенә эләктек. Анда безне алмадылар. Борыныбыз төбендә әллә ничә тапкыр әллә ничә хастаханә ишеген яптылар. Дөрес, Ринат үзе дә берничә мәртәбә хастаханәдә ятудан баш тартты. Өйгә кайтып ава да, тагын ашыгыч ярдәм чакыртабыз, кан килә башлады. Шулай да, бер ашыгыч ярдәм табибы Ринатны алып китте һәм хастаханәдә: “Нигә егетне мыскыл итәсез?” – дип ачуланды. Алып калдылар, ятып чыкты. Улыма нинди генә диагнозлар куеп бетермәделәр, әле анда “үпкә туберкулезы”, әле “сөяк туберкулезы”, әле “сөяк рагы”. Хастаханәдә ятканда температурасы төшә, кайткач тагын күтәрелә, – ди Фирдәвес апа.

Ринат күзгә күренеп ябыга башлый. Әлеге мәхшәр бер елдан артык дәвам итә. Әмма ул һаман аяк өстендә йөри. Авызын зур ачып сулап, үзенә ясалма сулыш алдырган кебек яшәргә өйрәнә.

“Көтеп җиткерә алмыйм”

Фирдәвес апаны исләрем китеп тыңладым.“Кардиология үзәге”нең юлын да таптап арый инде ул. Табиблар: “Улыгызның хәле авыр, операция катлаулы, кем генә алыныр икән?” – дигәч, “акча түлим, ясагыз” дип ялвара. Ахыр чиктә операцияне 2017 елның 30 октябренә билгелиләр.

– Тагын әлеге дә баягы тимер юлчылар хастаханәсенә тыктылар. Ятып чыкты. Әмма хәле яхшырмады, киресенчә, тын ала алмый, йокларга курка башлады. “Үләрмен дип куркам”, – дип әйтә иде. Шулай итеп, 2017 ел җитте. Август аенда корбан чалдык. Аптырагач, сихерчегә дә бардык. Ул күзгә карап, аңа операция кирәкми, авыруын болай да алам диде, – ди әни кеше.

Ахыр чиктә Ринат әти-әнисе янына кайтып егыла. Еш кына әнисенең күзләренә карап: “Әни, үләсем килми, кулларымнан тотып ят әле”, – ди. Ул да булмый, “әни, мине монда күмәсезме, тегендә күмәсезме? Бәлки Самосырово зиратына алып барырсыз? Аннан өй күренеп тора. Балаларга, Оксанага күз-колак булып торырмын”, – дип Фирдәвес апаның үзәкләрен өзә.

– Мин аны үлмәс, операцияне көтеп җиткерер дип уйлаган идем. Ышанган идем мин аңа! Чыдам бала иде. Гомере буе бөтен авырлыкларга түзеп килде! Бездә бераз торды да балаларын сагына башлады. Ахыр чиктә: “Мин 30 октябрьне көтеп җиткерә алмаячакмын, хәлем бик начар”, – ди башлады, – дип өзгәләнә Фирдәвес апа.

Көчле рухлы һәм, чыннан да, чыдам булгандыр инде Ринат. Шушы халәтендә дә өйдәге эшләрне эшли, идәннәргә кадәр юа, кирәк булса, ашарга пешерә, кечкенә баласын юындыра. Әти-әнисе дә көч биреп торгандыр инде. Ата-ана ел буе фатирлары өчен түләп, суыткычларын ризык белән тутырып, дарулар белән тәэмин итеп тора. Бәгырь кисәкләре генә терелсен дә, исән генә булсын!

Шулай итеп, 2017 елның октябре җитә.

– Үләренә 20 көн кала минем янга эшкә килде. Көчкә атлый, баласын да иярткән. Чәкчәк сорады. Үзе елый. Эштән соң аның янына киттем. Аягы шешә башлады. Үзе: “Әни, кочаклап тор әле”, – ди. Кочакладым, башларыннан сыпырам. “Хастаханәгә бармыйм, өйдә үләм”, – диде шул чакта. Операциягә әзерләнә башладык. Үләренә ун көн кала йокламады. Авыртуга түзә алмый кычкыра, мондый вакытларда Оксана авызын каплап тора иде, – ди бәхетсез ана.

Ринат тормышындагы соңгы көн – 14 октябрь.

– Мин барып кергәндә яман кычкыра, су сорый, аягын салкын суга тыга иде. Үзе “бөтен эчем яна”, – ди. Янә ашыгыч ярдәм чакырттык. Табиб: “Аягында кан калмаган, кан тамырлары тыгылган”, – диде. Кардиология үзәгенә барганда юл буе акырды. Минем андый үзәк өзгеч, каты кычкыруны ишеткәнем юк иде. Нигә безне башта ук шунда алып бармый, гел тимер юлчылар хастаханәсенә җибәрделәр икән соң? Озак та тормый, операциягә алып кереп киттеләр. “Аягына тимәскә тырышырбыз”, – диделәр. Операциядән соң реанимациягә салдылар. Без тынычлап өйгә кайтып киттек. Әмма шалтыратып: “Каны бәреп чыкты, аягын кисәргә туры килер”, – дигән коточкыч хәбәр җиткерделәр. Без барганда Ринат яткан палатаның ишеге ачык иде. Безнең күз алдында киселгән аягын алып чыгып киттеләр. Рөстәм: “Ничек шулай була инде?” – дип телсез калды. Шунда да егылмадым, протез аяк ясарбыз дип уйладым. Әмма ул вакытта Ринат үлгән булган инде”, – ди Фирдәвес апа.

Соңгы сүз

Йә, нәрсә инде бу? Япь-яшь ирне кычкыртып үтерәләр. Башкалада бит әле! Фирдәвес апа: “Табибларны гаепләмим” ди. Кемне гаепләргә соң? Әллә ничә тапкыр хастаханәгә ятудан баш тарткан Ринатның үзенме? Алда әйткәнемчә, без яшәгән җәмгыятьнеме? Әгәр дә Шәрәфетдиновларның кесә тулы акчалары булса, бәлки алар улларын чит илгә алып китәр иде? Алай дисәң, улым үләр дигән уй Фирдәвес апаның башына да килеп карамаган. Әгәр дә табиблар “плановая операция” дигән икән, димәк, хәлләр алай ук куркыныч түгел...

Ә Фирдәвес апага хәзер ничек яшәргә?

– Гомерем буе кочаклаган, иркәләгән кеше булмады. Әти-әнидән дә наз күрмәдем. Әни: “Ирдән иргә йөрсәң, рәхәт күрмәсәң иде”, – дип каргады. Инде халәтемне аңлата алмыйм. Әле елыйм, әле кычкырам, тегеләй итсәм, болай итсәм, улым исән калмас иде микән дип җәфаланам, – ди ана кеше.

Кешенең язмышы алдан язылып куелган, диләр. Алайса, Ринатка нигә шундый язмыш язганнар? Кемнеңдер хаталары өчен ул тилмергәнме? Бу сорауларга җавап та табып булмый...

Фирдәвес апаның әманәтен үтәдем. Аяныч язмышларын бәян иттем. Моның белән генә кайгысын җиңеләйтә алсам икән...

Ринатның авыр туфрагы җиңел булсын, Ходай Тәгалә ата-анага, гаиләсенә, якыннарына сабырлык бирсен. Әнә бит, балалары һаман да әтиләрен көтә икән.

Барыгыз да исән-имин булыгыз! Бер-берегезне саклагыз, һәр көнегезнең кадерен белеп яшәгез!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1729
5 Октябрь 2018 11:37 1444
21 Сентябрь 2018 14:17 1402
ӨСКӘ