Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Хәзер бала нәрсәгә кирәген үзебез дә белмибез"

9 Март 2018 1314
“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.
– Нурулла хәзрәт, язучы Ринат Мөхәммәдиев бер әңгәмәсендә: “Үлем турында уйларга, гомумән, үләргә җыенмыйм”, – ди. 70 яшьлек кешенең шулай сөйләве дөресме?

– Үлем турында уйларга теләмәү күпләргә хас. Күпләр дин үлем турында гына сөйли, диләр. Дин кешене кайгыга батыра дигән начар уй-фикер дә яшәп килә. Бу – дөрес аңламаудан. Кеше үлем турында уйлап кына депрессиягә бирелергә тиеш түгел. Үлемгә ничек карыйсың бит. Әгәр син үлемгә атеистлар күзлегеннән карасаң, әлбәттә, ул депрессив була.

– Үлгәч юкка чыгасың дип уйлыйлар бит.

– Әйе, череп бетәсең, көннән-көн үлемгә якынлашасың. Үлем белән бөтен әйбер бетә, юкка чыга. Ка­бергә кереп ятасың. Яшәүнең мәгъ­нәсе юк кебек. Атеистик күзлек­тән карасак, ничек яшәргә кирәк?

– Типтереп.

– Әйе. Һәрбер көннең кадерен белеп, бөтен нәрсәне татып карап. Хәзер кеше шулай яши дә... Әмма үлемгә дини күзлектән карасак, ул бөтенләй икенче төрле. Әйе, дин безгә үлем турында ешрак уйларга куша. Әмма нинди максаттан? Үлем турында уйлаганда, һичшиксез, Ахирәтне искә төшерәсең. Бу – прогрессив уй, чөнки синең гомерең бетми, мәңге яшисең.

– Алла сакласын, мәңгелек тәмугка эләксәң, бу күңеллеме соң?

– Күңелсез. Әмма тәмугка керү турында уйламаганга карап кына, анда кермисең дигән сүз түгел бит әле. Эш монда уйлау турында түгел, хаклыкны белү хакында бара. Үлем турында уйламау – ул үлемнән качу түгел, син барыбер үләчәксең.

– Сәке астына кереп качып булмыймы?

– Үлем уйласаң-уйламасаң да киләчәк, димәк, аңа әзерләнергә кирәк. Аны күчереп булмый.

– Ничек әзерләнергә?

– Изгелек, яхшылык кылып, дөрес яшәп. Дөрес яшәгән саен тормышың да күпкә җиңелрәк үтәчәк. Үлем турында уйлау дөньяга җиңелрәк карарга ярдәм итә. Әйтик, тормышта уңышсызлыклар булды, теләгән үрләрне яулый алмадың, явызлыкны күреп күңелең төшә икән, борчылырга кирәкми. Үлем боларның барысын да тигезли, хәл итәчәк.

Атеист кеше мин үләргә җыен­мыйм әле, дип яши. Ул бит синең планыңнан гына тормый. Ә мөсел­манның һәрбер көне кадерле: “Иртәгә көнем булмаска мөмкин, бүген эшләп калыйм”, – дип яши.

– “Татарстанның милли китапханәсе янында, Лобачевский бюсты куелган бакчада Казан ханлыгына караган татар каберлеге табылган”, – ди тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин. Бишбалта зираты да Казан ханлыгы чорыннан ук калган каберлек. Ислам дине буенча борынгы зиратлар белән эш ничек торырга тиеш? Бәлки без яшәгән җирдә дә кайчандыр зират булгандыр?

– Ниндидер җирдә зират барлыгы билгеле икән, бу урындагы каберләргә кагылырга ярамый. Бина төзелгән берәр урында сөякләр килеп чыга икән, бу сөякләрне икенче җиргә алып барып күмәргә кирәк. Бернәрсә дә төзелмәгән җирдән сөякләр килеп чыга икән, бу урынга кагылырга ярамый. Зират икәнлеген белдереп, язу куярга кирәк. Казанның Химиклар сарае бакчасында Советлар чорында парк ясаганнар иде. Анда зират булганын белеп алдылар, кайбер кешеләрнең каберләрен дә таптылар. Һәм бу урынны янәдән зират иттеләр. Татар зиратларын да яңадан кайтарырга кирәк! Пәйгамбәребез (с.г.в.) кабер өстенә утырудан, басудан катгый тыя: “Бу бик зур гөнаһ, утка басу белән бер”, – ди.

– Балтач районындагы мәчет картлары әйтте: “Авыл кибетендә ризык аракы белән бер киштәдә торса, бу ашамлык хәрам диләр”.

– Бу – хәрам түгел. Кибеттә аракы бар икән, димәк, бу кибетнең керем-чыгымына аракыдан кергән хәрам акча катнашкан. Хәрамнән кергән акчага бүтән ризыклар да алынган. Сатып алган кешегә бу хәрам түгел. Әмма бу кибеттә эшләгән, бу кибетне тоткан кешенең бөтен малы да хәрам була. Мондый малның бәрәкәте булмаска мөмкин. Әнә, Кукмара районының кайбер авыл кибетләрендә аракы бөтенләй сатылмый. Бер авылда берничә кибет аракыдан баш тарткан. Ләкин бер кибет һаман аракы саткан. Авыл халкы белән сөйләшкәннәр дә бу кибеттән әйбер алмаска карар кылганнар. Тора-бара ул кибетне тотучы да аракы сатудан ваз кичкән, шуннан соң гына халык аннан ризык ала башлаган.

– Әнвәр Нургалиев: “Элек әтиләр “болай эшләмисең, тәмәке тартмый­сың һәм баш­калар” дип кырт кисә иде, ә хәзер балалар белән җайлап сөйләшергә кирәк. Чөнки балалар арасында суицидлар күп”, – ди. Бу нисбәттән дин нәрсә ди?

– Бу – гомерлек проблема. Хәзер балага караш икенче төрле. Элек бала ярдәмче иде. Авыр кул хезмәте булган дәвердә артык ярдәмченең зыяны булмый. Печән ташырга, утын ярырга, хайван карарга... Элек бала-чага шундук эшкә керешкән. Эшләп үскән. Хезмәт белән тәрбияләнгән баланың начарлыкка өйрәнергә вакыты булмаган, хәле дә калмаган. Ата-ана рухи, дөньяви мирасын балаларына калдырган. Хәзер исә балаларыбызны дәвамчыларыбыз, эшемне дәвам итәрләр дип әйтә алмыйбыз. Бала-чага ата-ананың телен дә белми хәтта. Элек пенсия булмаган, картаймыш көнемдә караучы булыр дип балаларына ышанганнар.

Хәзер бала нәрсәгә кирәген үзебез дә белмибез. Кемнеңдер ярдәме кирәк түгел, пенсия бар. Баланы ничек тәрбияләргә кирәген дә белмибез бит. Хәзер ата-ана – балага, бала – ата-анага кирәкми. Нинди тәрбия турында сүз булырга мөмкин? Бала – ул Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер бүләк, дини кеше моны аңлый. Шушы бүләкне алып, дөрес итеп тәрбияләргә тели. Син балаң өчен Раббы каршында җаваплы. Аны кеше итү өчен вакытыңны жәлләмә, максатың – Аллаһның ризалыгын алу. Ә Аллаһны белмәгән кеше “балаларым өчен яшим”, ди. Бу – иң надан максат. Ничек инде бала өчен яшисең, балаң булмаганда кем өчен яшәдең? Балаңа бер-бер хәл булса (Алла сакласын!) кем өчен яшәячәксең, асылынасыңмы?

Әти-әни балага акча бирмәсә, алар аңа кирәк түгел. Моны адым саен күзәтәбез. Ата-ана балага тавыш күтәрә алмый, курка чөнки. Бу дөрес әйбер түгел. Балаң сиңа хуҗа булырга тиеш түгел. Син аңа “юк” дисәң, ул бу җавапны кабул итәргә тиеш. Бала ата-анадан куркып та торырга тиеш. Эш куш. Бала “юк” дисә, син дә аңа “юк” дияргә тиеш.

– Авылларда сөткә су кушып сату­чылар бар, диләр. Болай эшләүче­ләрнең Аллаһы Тәгалә туганнарын, гаиләсен җәзаларга мөмкинме?

– Коръәндә: “Үлчәүдә алдаучыларга хәсрәт булсын. Алар беткән, харап булган кешеләр”, – диелә. Сөткә су кушу да алдауга керә. Бу кешеләргә берәр зыян киләчәк, кыямәттә алар тәмугта булачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Күп кенә сатучылар тәмугта, чөнки алар алдакчылар”, – ди. Мин аңлыйм, авыл кешесе үз хезмәте белән сыер тота, сөтнең бәясе түбән, шуңа күрә ул кереме артыграк булсын, дип аңа су кушарга мәҗбүр. Сөтне су кушып Казанга алып барып сатарга мөмкиннәр. Әмма ул сөтне сатып алган кешенең акчасы күпме? Бай кеше синнән килеп сөт сатып алмый ул, аңа өенә китереп бирәләр. Димәк, үзең кебек үк фәкыйрь кешенең өстеннән баеп ятмакчы буласың дигән сүз. Рухи яктан караганда да бернинди кысаларга сыя торган әйбер түгел бу. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Мондый алдакчылар мөселманнар түгел”. Кайбер дөге сатучылар дөгегә вак таш куша. Күренми ул, әмма хәйран гына авырлык биреп куя. Кеше шулай алдый.

– Рәхәтен дә күрмидер инде...

– Хәрәм малның нинди рәхәте бул­сын! Берәр бәла-каза килсә, авырып китсәләр, өйләре янса, әйберләрен югалтсалар: “Нәрсәгә икән?” – диләр. Алдаган, хәрәм мал өчен, Алла сакласын!
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ