Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Киләчәк өчен курку, алда торган проблемаларны хәл итә алмам дип борчылулар да депрессиягә илтә"

12 Сентябрь 2017 375
Көз – уңыш һәм муллык чоры булуга карамастан, бу вакытта күпләр депрессиягә бирелүчән. Табиблар моны көннең кыскаруы һәм кояшның юкка чыгуы белән бәйли. Күңелсез, яңгырлы, томанлы, җилле һава торышы ничек күңелне күтәрсен инде? Кәеф иртәдән үк төшенке, депрессиягә бирелгәнеңне сизми каласың. Аның билгеләре бик гади: йокысызлык, эч пошу, моңсулану, тиз ару, берни эшлисе килмәү, битарафлык. Көзге депрессия темасына билгеле психолог Әлфия Мирам белән әңгәмә кордык.
– Депрессиянең төрләре күп. Шуларның берсе – сезонлы депрессия. Ни өчен аңа кайбер кешеләр генә бирелә?

– Көннәр кыскаргач, серотонин (шатлык гормоны) күпкә азрак бүленеп чыга. Аның урынына меланин (йокы гормоны) хөкем сөрә башлый. Нәтиҗәсе – көне буе йокы килә һәм тирә-якка битарафлык туа.
Депрессия нәсел буенча да килә. Кайчагында балачактагы психологик климат та, үскәч апатия формасында чагыла.

Киләчәк өчен курку, алда торган проблемаларны хәл итә алмам дип борчылулар да депрессиягә илтә. Әмма сау-сәламәт кешегә шулай хәсрәтләнеп утыру урынлы микән? Бу дөньядагы барлык проблемалар – үтә торган проблемалар. Тагын бер сәбәп – көнчелек. Үз-үзеңне үгетләү, кешенең матди әйберенә кызыгу кәефне күтәрми. Булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Хәлең бик авыр дип уйлаганда, бу дөньяда синнән күп тапкырга авыррак ситуациядә кешеләр бар, шуларның хәленә кереп кара...

Әңгәмәне тулысынча 14 сентябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 36 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ