Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Рөстәм Нәбиев: “Җиде сәгать плитәләр астында яттым”

23 Август 2017 455
Армиядәге башбаштаклыклар, гадәттән тыш хәлләр турында ишетеп, укып торабыз. Шуңа да күпләрнең хезмәт итүгә фикере тискәре. Хәтерләсәгез, 2015 елның июлендә Омск өлкәсенең Светлый бистәсендә һава-десант гаскәрләренең 242нче уку үзәгендә дүрт катлы казарманың түшәме җимерелеп төшкән иде. Ул вакытта 43 хәрби хәрабәләр астында калды. 24 солдатның гомере өзелде. Бәлагә юлыгучылар арасында могҗиза белән исән калган Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев та бар. Әлеге фаҗигадә ике аягын югалта ул.
– 18 көн генә хезмәт итеп калырга туры килде, – дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. – 12 июль – тормышымда иң зур сынау көне булды. Төнге 11ләр тирәсе иде. Безнең взвод икенче катта урнашкан. Без – егетләр йокларга җыендык: кемдер телефонда утыра, кемдер китап укый... Шулчак дежурный: “Бего-ом!” – дип кычкырды. Башымны гына борырга өлгердем, барыбыз да аска очтык. Өстемә плитә, кирпечләр ишелде. Берничә минут тынлыктан соң, елаган, ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетелде. Аннан күбесе тынды...

Җиде сәгать плитә астында ятканда ниләр генә кичермәдем! Андый хәлне дошманыма да теләмәс идем. Бер генә секундка да аңымны югалтмадым. Башта еладым, 23 яшьтә үләсе килми бит! Озак ярдәм булмый торгач, әти-әнием, абыем, апаем, яраткан кызым Индира белән хушлаша башладым. Тормышымдагы бөтен матур мизгелләрне күңелемдә яңарттым. Тын алырга бик авыр иде. Һава җитмәде. Бәләкәй вакытта коткаручы булырга хыяллана идем. Гел шуның белән бәйле тапшырулар, кинолар карап үстем. Шуларны искә төшереп, “Рөстәм, коткыга бирелмә! Тынычлан, һава бик аз”, – дип үземне кулга алырга тырыштым. Һаваны да үзенчәлекле итеп, әз-әзләп, кадерен белеп кенә суладым...


Язманы тулысынча 24 августта чыгачак, "Акчарлак" газетасының 33 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ