Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Өч шоколад” торты

30 Март 2018 3382
Бисквит өчен: 1,5 стакан он, 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы какао, 1 пакет көпшәкләндергеч.

Мусс өчен: 150 гр ак шоколад, 150 гр кара шоколад, 150 гр сөт төсендәге (“молочный”) шоколад, 150 гр атланмай, 450 мл 30 %лы каймак (сливки), 30 гр желатин.

Эш тәртибе: йомырканы шикәр комы белән кушып болгатырга. Шуңа он, көпшәкләндергеч, какао салып, бертөрле масса хасил булганчы тугларга. Шул камырны майланган формага салып, 180°Cлы духовкага 30 минутка пешерергә куярга. 

10 гр желатинны 2 аш кашыгы кайнар суга салып болгатырга һәм бераз бүлмә температурасында тотарга. Кара шоколадны 50 гр атланмай белән кушып, “водяная баня”да эретергә. Шуңа желатин өстәргә. 150 мл каймакны миксер белән күпертеп, эретелгән шоколад белән кушарга һәм кабат миксер белән тугларга. Әзер массаны духовкада пешкән корж өстенә агызырга. Шул ук ысул белән ак һәм сөт төсендәге шоколадтан мусс ясарга. Аннан кара шоколадтан ясалган мусс өстенә агызырга. Әзер булгач, төнгә суыткычка алып куярга. Табынга бирер алдыннан җиләк-җимешләр белән бизәргә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1242
ӨСКӘ