Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Безне күрәзәче сүзе аерды...”

11 Май 2018 3030
Ул миңа шалтыратып: “Сезгә хатыным белән ничек аерылышуымны сөйлисем килә. Газетага яздыру өчен...” – диде. Адресны әйткәч, санаулы минутлар эчендә өем каршына килеп тә җитте. Башта калын дәфтәренә исем-фамилиямне теркәде, диктофонын кабызды, язганда кеше һәм авыл исемнәрен үзгәртеп бирүемне шарт итеп куйды. Үзенең кулында – элекке хатынына каршы җыйган бер папка документ, телефон аша язышкан бөтен хатларының күчермәсе, бихисап аудиоязмалар. Кыскасы, нык әзерләнгән егет...
“Каенанам мине үтерергә тели”

Исемен үзгәртеп, аны Азамат дип атыйк. Үзенә 35 яшь, Казанда туып-үскән, бер заводта тыныч кына эшләп йөри. Яше 30ны сызгырып узып киткәч кенә авыл кызына өйләнгән, тик тормышлары барып чыкмаган. Бер карасаң, кем кавышмый да, кем аерылышмый! Тик Азамат сөйләгәннәр гадәти вакыйга түгел, кычкырып көләрлек тә, жәлләрлек тә үзләрен.

– Илсөя белән интернет аша таныштык та, бер еллап очрашып йөргәч, 2015 елда өйләнешеп тә куйдык, – дип сөйләп китте Азамат. – Туебыз гөрләп узды, кунаклар күп иде, тамада итеп Булат Бәйрәмовны чакырдык. Аннары бәхетебезне тулыландырып, кызыбыз Зәйнәп туды. Минем ике бүлмәле фатирымда тордык, яхшы машинада йөрдек. Зур кредитлар түләмәдек, эшләгән акчам гаиләне ашатырга җитеп барды, ә Илсөя бала пособиесенә тидермәде – җыеп барды. Кыскасы, тормышыбыз башкаларныкыннан әллә ни аерылмады, гадәти яшь парлар кебек тормыш көттек. Балага берничә ай булганда, 2017нең кышында Илсөянең үзгәрә баруын сизеп алдым. Бервакыт әни без өйдә юк чакта килеп, ике кило кишеребезне юып киткән. Илсөя шуның өчен тавыш чыгарды, әнигә шалтыратып кычкырды. Соңыннан гафу үтенсә дә, аралары җылынып бетмәде. Илсөя әни килгәч тә үзен сәер тота башлады: бала яныннан бер адымга да китми, Зәйнәпне әнинең кулына тоттырмый, уенчыкларын да бирми. Аннары, “чәчем коела, тезем кычыта, башым авырта”, “әйдә, башка шәһәргә күченеп китик, йә фатирның йозагын алыштырыйк, монда теләсә кем кереп йөри алайса”, – дип тә зарлангалады. Ярты еллап вакыт үткәч бу миңа Алексеевск районындагы бер күрәзәче әбигә барып кайтырга тәкъдим итте. Үзебез генә түгел, әниләрне дә алыйк, ди. Шулай итеп, мин һәм хатын, ике яктан да әниләр һәм бер яше дә тулмаган Зәйнәп – барыбыз да машинага төялеп, киттек күрәзәчегә. Багучы янына барыбыз бергә кереп утырдык, әллә ни яңалык әйтмәде кебек, гомуми сүзләр белән башны катырды. Кайтып җиткәч, минем әни безгә кереп тормады, хатын һәм аның әти-әнисе белән генә калдык. Шунда бабай үзе янына чакырды да: “Менә, Азамат, кодагый кызымны боздырган икән бит, бөтен авырулары шуннан булган. Үлемгә дип боздырган! Ә абыеңның хатыны кызыгыз Зәйнәпне үтерергә йөри, ул да бозым ясап ята”, – дип тезеп китте.

Бу минутта ниләр кичергәнемне аңлата алмыйм. Пыр туздырып талаштык та өйдән чыгып киттем. Икенче көнне иртән эшкә киттем, кич кайтсам – Илсөя баланы алып, бөтен әйберләрен төяп, китеп барган. Шул көннән аерым без...


“Ахмаклыкның чиге юк!”

Илсөягә иреннән китәргә әти-әнисе булыша. Төенчекләрен машиналарына тутырып, кызларын туган авылларына – Чуашстанның Батыр районына алып кайтып китәләр. Аннан Илсөя аерылышырга гариза яза, “сихерчеләр” нәселе белән арасын тизрәк өзәргә тели. Азамат хатыны янына ике атнадан соң барып, кире кайтырга үгетләп карый – файдасыз. Ул гынамы соң, кияү кеше үзе һәм әнисе хакында әллә нинди “яңалыклар” белеп кайта.

– Имеш, әнием безнең фатирда туктаусыз сихер-бозым эшләре белән шөгыльләнеп яткан. Почмак саен төймә һәм булавка элгән, вак кәнфит тараткан, бөтен алтыннарны боздырган, янәсе. Алтын балдагымны кисәм, мин дә үләчәкмен икән. Абыемның хатынын да әллә нинди гөнаһларда гаепләделәр. Ул – бик иҗади кеше. Бервакыт безгә 12 өлештән торган пирог пешереп килгән иде, һәр өлешнең эчендә – бүләк. Моны да Илсөя 12 чиргә ясалган бозым дип кабул иткән булган икән. Аннан киленебез Зәйнәпкә үзе пинетка бәйләп килде, анысын болар операциягә кертергә дигән бозым дип уйлаган, бүләкне яндырганнар. Моннан тыш, минем Илсөягә хәтле дә хатыным булган, аннан балабыз туган һәм биш яшьлек чагында аны әни боздырып үтергән икән. Бу тузга язмаганны да боларга кайсыдыр күрәзәче әйткән. Ахмаклыкның чиге юк монда, кыскасы! Бу хәлләрдән соң Илсөядән биздем, хәзер аның белән кире кушылу теләге уемда да юк. Менә кызым Зәйнәпне жәлләүдән җаным әрни. Бу кешеләр аңа нинди тәрбия бирер? Чуашстанның караңгы авылында бала өчен нинди мөмкинлекләр бар? Безнең Зәйнәпне матур итеп киендерәсебез, яхшы мәктәптә укытасыбыз, аның өчен барын да эшлисебез килә. Илсөя миннән хәтта балага бүләк тә кабул итми, бозымлы дип шикләнә. Кызым белән иркенләп күрешә алганым да юк. Мине өйләренә кертмиләр, бары тик район үзәгендәге кафеда гына очрашабыз. Анда да әби белән бабай ияреп килә, безне үзебезне генә калдырмыйлар. Ә күзләре гел машиналарында – янына берәр бозымлы әйбер ташламасыннар дип куркып утыралар. Илсөя хәзер хатларыма җавап бирми, кызымның фотоларын җибәрми, “безне оныт” дип кенә тора. Бу хәлләрне кешегә сөйләсәм, “Өйләнгәндә кая карадың?” – дип шаккаталар. Инде хәзер моңа үзем дә аптырыйм, кая караганмындыр... – дип тәмамлады сүзен Азамат.


“Әни малае иде”

Чуашстанның бер татар авылында яшәүче бу гаилә минем белән күптәнге танышлары кебек, ачылып сөйләште. Аларның эчендәгесе – тышында. Йосыповлар авылда тавык, чебеш, каз-үрдәк сату белән шөгыльләнәләр икән. Яңа йорт җиткереп чыгуны да үзләренә максат итеп куйганнар. Кызлары Илсөягә 29 яшь, ул һөнәре буенча шәфкать туташы, психологка да укыган.

– Кияү дигәнебез тормыш итәрлек кеше булып чыкмады, – диде Мирза абый. – Яхшы кешедән хатыны баласын күтәреп чыгып китми. Азамат – “әни малае”. Көнкүрештә вак-төяк соравы туса да, беренче эш итеп хатыны белән киңәшләшми, әнисенә йөгерә. Эштән соң көн саен башта әнисе янына бара, аннан гына өенә кайта. Хезмәт хакы белән дә шул ук хәл. Бервакыт 80 мең акча алган, шуның 25 меңе – өенә, калганын әнисенә биргән. Янәсе, Илсөя тотып бетермәсен... Фатирлары тулы иске җиһаз иде, аларны да кияү ташлаттырмый, “әнинекенә тимибез” ди. Өйләнгәнсең икән, әниеңнең култык астыннан чыгып, хатының белән бердәм булып яшәргә кирәк! Яшьләрчә, матур итеп! Петр I заманыннан калган шкафка ябышып ятарга түгел. Илсөя ирен сагынып ярты ел елады. Ләкин ул йортка кире бару юк, чөнки шикле эшләр майтарып яталар анда. Әйберләре дә кирәкми, үзләре дә күзгә чалынып йөрмәсеннәр. Азамат безне дә хөрмәт итмәде – әби-бабай дип эндәшмәде, Мирза белән Рәсимә дип кенә йөрде. Авыл кешесен наданга саный ул, үзен әллә кемгә куя. Безнең янга елына 1-2 тапкыр гына кайта иделәр, анысына да кияү кыз тавыш чыгаргач кына ризалаша торган булган. Өйләнгәндә кызыбызның авылныкы икәнен күрде, капчыкка тыгып җибәрмәдек. Авыл ошамаса, шәһәрнекенә өйләнсен иде. Вакчыллыгына чыдар хәл юк. Хәзер сигез ай алимент түләми, оныкны әнисеннән аерып алмакчы булып йөри. Очрашкан саен безнең сөйләшкәнне диктофонга яздыра, фотога төшерә, әз генә тоткарлансак та полиция чакырта. Тәмам үзәккә үтте!
– Кодагыегызны бозым ясауда гаепләрлек нинди сәбәп булды? – дип сорыйм Рәсимә ападан.

– Бер ел эчендә машинабыз белән өч тапкыр авариягә очрадык, шуннан күңелгә шик керде, – ди Рәсимә Йосыпова. – Аннары Илсөя бәби тапкач, бер күкрәге нык итеп шеште. Шуннан бер әбигә барып, күкрәген өшкертеп кайткач кына хәле яхшырды. Илсөягә бюстгалтерны кодагый биргән иде, димәк, авыруын да ул җибәргән. Кызымда күкрәк яман шеше булсын дип тырышкандыр инде. Менә шундый начар кешеләргә туры килде кызыбыз. Китап язарлык! Әнисе сихерче булганга, Азамат шушы яшенә кадәр өйләнмичә йөргән инде, аңа берәү дә кияүгә чыкмаган. Кызны гына түгел, кодагый үзебезне дә бозды – башыбызны эшләми торган итте.


Кода-кодагыйга ачык хат

Монда акыллы сүзләр язып, Йосыповларга киңәш биреп утыру файдасыздыр. Аларның үз туксаннары туксан, дөрес яшәүләренә йөз процент ышанганнар. Каршы төшсәң, үзеңдә дә бозым бар диячәкләр. Нәтиҗә итеп, Азаматның әнисе Фирдания ханымның язган хатын бастырам, калганы сезнең хөкемдә.

“Кода һәм кодагый! Әби яныннан кайтканда машинада әйткән сүзләрегезгә, үзем андый юлда йөрмәгәч, игътибар итмәгән идем. Аннан соң улым аңлаткач, шок хәлендә калдым, сезгә бик рәнҗедем. Белегез, миңа һәм Казандагы киленемә нахак яла якканыгыз өчен Аллаһ каршында җавап бирәсегез бар әле. Моннан тыш, үзегезнең сихерчеләр юлында йөрүегез белән дә каты җәза алачаксыз. Андый әйберләр белән сак кыланыгыз, акылыгызга килегез. Көчле өшкерүчеләр бар, мәчеткә барып өшкертергә киңәш итәм. Сихер юлында йөргәнче, мәчет юлында булыгыз. Авылыгызда өч мәчет бар, югыйсә. Кулына Коръән алып укыган кеше беркайчан да начар юлга басмас, кече хаталары булса да, олы хата җибәрмәс. Намаз укылган йортка бәрәкәт иңә, нур була, тынычлык килә.

Кеше рәхәткә чыдый алмый диләр, бу сүзләр Илсөягә туры килә. Менә ни өчен миңа баланы тоттырмаган булган икән! Ашыга-ашыга мине фотога төшерүенең дә сәбәбен яңа аңладым. Кода-кодагый, бу юлыгыз белән кызыгызны да бәхетсез итәсез. Шул турыда ныклап уйлагыз”.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2139
21 Июнь 2018 16:14 1574
ӨСКӘ