Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Бүгенге составның бу хәлләргә ни катнашы бар?”

1 Февраль 2018 2363
Декабрь аенда “Раян” төркеме солисты Азат Адиев 19 елга каты режимлы коло­ниягә хөкем ителде. Бу вакыйгадан соң күп кенә матбугат чараларында “Экс-Казан егетләре” төркеме солисты дигән сүзләр пәйда булды. Әлеге сүз төркемнең бүгенге составына, продюсерына бер дә ошамый. Иҗатларында да кайбер буталчыклык­лар китереп чыгарган. Бу хәлләргә нокта кую максатыннан, “Казан егетләре” мине үзләренең студиясенә дәште.
– Азат Адиев белән килеп чыккан күңелсез хәлләрне язганда, “Казан егетләре” төркемен кыстырулары күңелгә тия башлады. Һаман болгаталар да болгаталар. Кара пиар – шулай ук пиар диләр, ләкин безнең өчен бу күңелле хәл түгел, – дип сүзне төркемнең продюсеры Рафаэль Мәҗитов башлады (шулай ук “Фристайл”, “Орфей” кебек төркемнәрнең элеккеге продюсеры – авт.). – Вәли белән Азат “Казан егетләре”ннән киткәч, үзләренең “Раян” дип исемләнгән төркемен булдырдылар. Берничә ел дуэт буларак эшләделәр. Шуңа да карамастан, һаман “экс” сүзен кыс­тырып язалар. Мин бер нәрсәне аңлый алмыйм: бүгенге составның бу хәлләргә ни катнашы бар? Бөтен “пычрагы” аларга төшә бит. Айдар аларны бөтенләй дә белми, алар киткәч кенә төркемгә килде. Илнат белән Фәнилне әйтеп тә тормыйм. Мин дә кайчандыр аларның продюсеры идем, ул адымга мин дә этәргән булып чыгаммы?!

Илнат Фәрхуллин:

– Бу хәлләрдән соң безнең эш телефоны тынып та тормады. Чит төбәкләрдән тамашачыларыбыз шалтырата башлады. “Сезнең белән берәр нәрсә булмагандыр бит? Берәрегезне төрмәгә утырттылармы әллә?” – дип борчылалар. Интернетта да күп язалар.

Айдар Әгъләмов:

– Без бүген яңа җырлар өстендә эшлибез. Яңа җырлар белән бергә яңа тамашачыларыбыз барлыкка килде. Бу вакыйгалар менә аларны бутый, аңлашылмаучанлык китереп чыгара.

– Концерт вакытында шикләнеп карау­чылар да бармы әллә?

Илнат:

– Залга чыккач, башта халык уянып бетә алмыйчарак утыра. Концерт ахырында бөтен зал “кабынып” киткән була. Яныбызга килеп рәхмәт әйтәләр. Йөрәкләре авырткан әбиләргә кадәр терелеп кайтып китә.
– Рафаэль Евгеньевич, Азат Адиев­ның “Казан егетләре”ндә чыгыш ясаган вакытында сәерлекләре күзәтелә идеме?

– Иң элек дингә кисәк кенә Азат, соңыннан Вәли кереп китте. “Әйдәгез, мөнәҗәтләр, дини җырлар җырлыйк”, дип әйтә башладылар. Ләкин сәхнәдә алар үз эшләрен җиренә җиткереп башкарды. Мәхәббәт турында да җырлар җырладылар. Тамашачы концерттан соң артистлар белән фотога төшәргә, кочаклашырга, кулларын тотарга да керә бит. Ә алар бу нәрсәдән читләште. “Нишләп алай итәсез?” дип сорагач, “Безгә ярамый” дияләр иде. Шундый режимда бер ел эшләгәч, алар төркемнән китте.

– Җиңел җибәрдегезме?

– Мин беркайчан да беркемне дә мәҗбүриләп тотмыйм. Хәтта контракт та төземим. Мисал өчен, Вәли белән Азатны ничек итеп контракт белән бәйләп тотасың?! Марат һәм Артур белән дә шулай булды. Иҗади үсешләрен сизгәннәрдер, күрәсең... Артур композитор буларак үзен ачарга теләде. Маратның сәламәтлеге белән проблемалар килеп чыкты.

– Бүгенге состав та таркалыр дип курыкмыйсызмы?

– Юк, юк... Мин андый күре­неш­ләргә җиңел карыйм. Бүген егетләр тулы көч белән иҗат итә, ел әйләнәсе гастрольләрдә йөриләр, Казанда вакытта көне-төне студиядә яталар. Айдар аранжировкалар белән шөгыльләнә, Илнат та үзен композитор буларак сыный башлады. Төркемгә бер баянчы егет – Айнурны алдык. Үзебезнең җырларны популярлаштыру өстендә эшлибез. Ләкин классиканы да онытмыйбыз. Репертуарда 10-15ләп элеккеге җырлар бар. Февраль аенда “Уникс”та шәп концертыбыз булачак! Килегез!
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

ТВ-газета

Шәле халкы баш күтәрә

23 Апрель 2018 1224
Барлык сюжетлар
Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ