Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Җаныгызны да тыңлагыз”

6 Октябрь 2016 1351
“Эше барның ашы бар”, диләр халыкта. Ләкин бүгенге заманда кара ипи генә ашамыйм, өстенә май да ягыйм дисәң, көн-төн чабарга, башны эшләтергә, үзеңне кызганмый тир түгәргә кирәк. Күпләр хәтта, артыгын эшләп, сәламәтлекләрен какшата, иман байлыгы, гыйбадәт турында оныта. Мөселман кешесе күпме вакытын эшкә сарыф итәргә тиеш? Күп эшләүнең файдасы бармы? Болар турында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.
– Хәзер күпләр дөнья куа, берничә урында эшли, ничек тә күбрәк мал туплап калырга тырыша. Шул сәбәпле кайберәүләр диннән ерагая, гыйбадәткә, дога кылырга вакытлары юк. Мөселман кешесенең эш көне ничек бүленергә тиеш?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләреннән аңлашылганча, адәм баласы фани дөнья белән ахирәтне бертигез күрергә тиеш. Дөнья дип ахирәтне, ахирәт дип дөньяны сатарга ярамый. Расүлебез: “Мең ел яшәрмен дип – дөнья хөкемен, иртәгә Аллаһы Тәгалә каршына кайтырга әзер булып ахирәтеңне үтә”, – ди. Безнең тормыш шушы хәдискә нигезләнергә тиеш. Беренчедән, бу дөнья мәшәкате белән генә чикләнсәк, көннәрдән бер көнне Аллаһы Тәгалә каршына барып баскач нәрсә дип җавап кайтарырбыз? Фани дөньядагы яшәеш ахирәткә инвестиция күчерү өчен дә бирелгән. Коръәни Кәримдә язылганча, бу дөнья күзне ачып йомган кебек үтә дә китә, ә ахирәт тормышы – мәңгелек. Икенчедән, кеше дөньяви гамәлләрен ахирәти күзлек аша уздырса, “моның өчен мине ахирәттә нинди җәза көтә икән”, дип уйлап эшләсә, ул әдәпле, әхлаклы була. Ахирәтне бөтенләй уйламыйбыз икән, тормыш бозыклыкка бата, кеше кыйбласын югалта. Шуңа да чын мөселман дөнья белән ахирәтне уртада тота белергә тиеш.

– Бүген вәзгыять акчага корылган. Нәрсәгә генә тотынсаң да акча кирәк...

– Яшәешнең акчага корылган булуында адәм балалары гаепле. Бер галимнән: “Бәяләр күтәрелә. Нишлик икән?” – дип сорагач, ул: “Бәяне тәкъвалык белән генә төшерә аласыз”, – дигән. Адәм балаларында Аллаһы Тәгаләгә табыну кимесә, алар башка нәрсәгә гыйбадәт кыла башлый. Чөнки без – кешеләр табынмыйча яши алмыйбыз. Аллаһы Тәгаләдән ерагайгач, нәфес байлыкка табына һәм шуның аша авырлык килә. Ә бит Аллаһының кодрәте акчадан да, байлыктан да өстен. Аның белән элемтәне өзмәсәң, Ул сиңа ризык да, мал да бирә. Ә инде акчага табынгач, аны күбрәк эшләп калырга омтылгач, моның өчен берничә урында бөтерелгәч, безнең намазга да, Коръән укырга да вакыт калмый. Эчтән генә “кайчан да булса туктыйм, дога кылам”, дип уйлап йөрибез, тик бу гел кичектерелә. Коръәни Кәримдә: “Нинди генә авырлык килсә дә, бу – үз кулыгыз белән кылган гамәлләрнең нәтиҗәсе”, – диелә. Әлбәттә, эшләмичә ялкауланып ятарга ярамый. Ләкин дөнья малына мөкиббән китеп, ахирәтне оныту, Аллаһы Тәгаләдән ерагаю – тагын да зур гөнаһ.

– Эшкә барасы килми дияргә ярыймы? Гомумән, эш кешегә рухи ләззәт тә бирергә тиешме?

– Кеше Аллаһы Тәгалә аңа тумыштан ук биргән һөнәрен табып, шул юнәлештә эшләсә бик әйбәт. Балага әнисе карынында вакытта, 121нче көндә җан кергәндә Аллаһы Тәгалә нарасыйга сәләт сала, кем булачагын билгели. Җанына туры килгән кәсеп файда да китерсә, әлбәттә, кеше аңа теләп бара. Ни кызганыч, бүген күп яшьләргә җиңел, тиз һәм күп кирәк. Аларның хезмәт баскычыннан әкренләп күтәреләсе килми, тизрәк затлы машинага утырырга, зур фатирда яшәргә омтылалар. Ягъни дөнья шаукымы аларны өстери. Ә бит күп вакыт кеше шул шаукымга ияреп, үзенең сәләте белән түгел, ә нәрсә файдалы, шуның белән шөгыльләнә, бу кәсеп аңа туры да килми. Ә Аллаһы Тәгалә биргән һөнәр белән эшләсәң, кәсебең дәвамлы, бәрәкәтле булыр иде.

– Сезнең дә эшкә барасы килмәгән, төрле мәҗ­лесләрдә вәгазь сөйләргә аяк тартмаган чаклар бармы?

– Шуның өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәм: мин дә бит үземне тиз генә тапмадым. Мәктәптә, институтта укыганда телем бөтенләй юк, сөйләшә белмим, ояла идем. Студент елларында да үземне техник кеше дип уйлап фәнгә кереп киттем, авиаконструктор булырга хыялландым, икенче курста фәнни эш язып, шуны яклау мәшәкате белән йөрдем. Хәтта мәдрәсә, дини уку йортын тәмамлагач та телем ачылмады. Бу хәл миңа 26 яшь тирәсендә кисәк булды. Шул чагында гына үземнең вәгазь сөйләүче икәнемә төшендем. Вәгазь сөйли башлагач, Аллаһы Тәгаләнең миңа шушы кәсепне биргәнен аңладым.

– Төрле даирәдә вәгазь сөйлисез. Күренекле кешеләргә барганда алдан әзерләнәсезме?

– Догасыз йөрмим, ләкин алдан әзерләнмим. Чөнки мәҗлестә кем утырасын белмисең һәм кунакларга карап сүзне, вәгазьне яраклаштырырга кирәк. Бер мәҗлес икенчесенә охшамый.

– Татарда эшләп кем баеган, диләр. Гади халык көн-төн башын күтәрми эшли, физик көчен кызганмый. Аңа карап күбесенең малы да артмый, һаман шул очны очка ялгап яши бирәләр. Ә инде җитәкчеләрнең яшәү шартларына карасак, киресен күрәбез. Моны гаделсезлек дип әйтә алабызмы? Әллә һәркемнең үз язмышымы?

– Коръәни Кәримнең “Хатыннар” сүрәсендә: “Чит кешегә бирелгән байлыкка беркайчан да кызыкмагыз. Үзегезгә Аллаһы Тәгаләдән сорагыз һәм теләгез”, – диелә. Кемгә күпме мал биреләчәген Аллаһы Тәгалә хәл итә. Беркайчан да башкаларның малыннан, дәрәҗәсеннән көнләшергә ярамый. Бүген барына шөкер итсәң, иртәгә тагын да хәерлесе була. Шушы яшемә җиткәнче күп кенә урыннарда эшләргә туры килде. Эшкә урнашканда хезмәт хакы белән гомумән кызыксынмый идем. Белгеч итеп чакыргач, эшләп киткәч, мөмкинлегемне күрерләр, Аллаһы Тәгаләнең ризыгы киң, рәхмәтен ачмый калмас дип уйлый идем. Бу принцип әле дә эшли. Аллаһы Тәгалә һәркемне тигезли. Җитәкченең акчасы бардыр, тик аның борчуы күпме?.. Акча арткан саен аның колына әйләнәсең, аралашу даирәсе дә үзгәрә, анда әшәкелек тә күп, гөнаһ та булырга мөмкин, интригалар да җитәр­лек. Пәйгамбәре­без Мөхәммәд (с.г.в.): “Аллаһ өстенлеккә омтылмаган, ләкин җитеш тормышта яшәгән кешене ярата”, – дигән. Һәрвакыт канәгать булырга кирәк. Кечкенәгә шөкер итсәң, Аллаһы Тәгалә зурысын бирми калмый.

– Шулай да эшнең чамасы булырга тиешме?

– Адәм баласы акылын гына түгел, җанын да тыңларга тиеш. Пәйгамбәребез: “Мин сезгә фәтва биргәндә, җаныгыз аңа каршы булса, тыңлагыз”, – ди. Җан белән нәфес һәрвакыт көрәшә. Нәфес – аз, җан җитәр, ди. Бөтен нәрсәне үтәп бетереп булмый. Тәнгә, акылга, җанга ял да кирәк. Шуңа да кайбер эштән баш тарту гөнаһ түгел.

– Бервакыт бер кеше белән сөйләшергә туры килде. Яхшы гына оешмада югары хезмәт хакы алып эшләгән. Тик һөнәрен яратмыйча киткән. “Хәзер айлык керемем бик аз, ләкин аңа карап кына яшәү шартларым үзгәрмәде. Элеккеге кебек үк ашыйм, киенәм, сәяхәт итәм”, – дип сөйләде ул. Димәк, кеше күпме генә тир түкмәсен, ул барыбер Аллаһы Тәгаләдән узып, үз дигәненә ирешә алмый?

– Аллаһы Тәгалә һәркемнең дәрәҗәсен билгеләп куйган һәм аны нишләтсәң дә ул төшми. Ризык Аның кулында. Коръәни Кәримдә Ул: “Җир йөзендә берәү дә иртәгә ничә сум акча эшләячәген белми. Кемгә күпме акча бирәсен Мин беләм”, – ди.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 941
26 Июль 2018 12:38 832
24 Июль 2018 14:00 797
ӨСКӘ