Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Җанлы концерт”

10 Ноябрь 2018 1194
27 октябрь көнне, Казанның «Пирамида» концертлар залында “Татар радиосы”ның туган көненә багышлап зур музыкаль чара узды. “Җанлы концерт” дип аталган әлеге бәйрәмдә 30га якын җырчы инструменталь ансамбльгә кушылып, тере тавышка җырлады.
Концертны “Татар радиосы” кастин­­гы­нда җиңү яулаган Миндияр Шәймәр­данов исемле җырчы егет ачып җибәрде.
  
Өлкән буын җырчыларын тамашачы аеруча җылы кабул итте. Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевнең "Әйтмә син авыр сүз" җырын халык күтәреп алып, кушылып җырлап утырды. Элек нинди булса, һаман шундый ук Асаф абый, эшләпәсе дә шул.
“Елап беттем”
Әнә, чәчәк бәйләменә күмелеп сәхнәдән Эльмира Сөләйманова чыгып килә. Үзе күзләрен сөртә. Бу шатлык яшьләредер, әлбәттә.
– Котлыйм, Эльмира!
– Рәхмәт!
– Бу исемне алачагың турында алдан белдеңме?
– Юк. Бүген концертка чыгыш ясарга дип кенә килгән кеше мин. Чаллыда яшәгәч, бер генә күлмәгемне алдым. Концертның икенче өлешендә генә җырлаячагымны белдем дә иркенләп йөрим шулай. Берзаман “Беренче өлештә бүләкләү була”, дигәч, әллә нишләп киттем. Чаллыдан күлмәкләремне китертергә туры килде, калтырап, борчылып беттем. Сәхнәгә елап чыктым.
– Ниләр кичерәсең?
– Сөйләп аңлатырлык түгел. Ярый әле икенче өлештә генә җырлыйм, хәзер үземне ничек тә кулга алырга кирәк. Концертка чыгу бер икән ул, ә монда... Беренче тапкыр сәхнәгә чыккан кебек.
– Бүген йоклый алмассың инде?
– Бүген “точно” йоклыйм инде мин. Әле концерт беткәч 3 сәгать Чаллыга кайтасы бар.
– Якыннарыңа хәбәр иттеңме соң?
– Бүләкне һәм дипломны фотога төшереп җибәрдем. Ярты кеше аңламады да аны. “Котлыйсыгыз килмиме?” дигән булдым. “Молодец! Син моңа лаек”, диделәр. Рәхмәт президентыбызга, мине зур сәхнәгә алып менгән, зур хәрефтән җырчы ясаган “Барс-медиа” компаниясенә. Ул компания булмаса, кибеттә эшләп йөргән булыр идем. Әнием, гаиләмә зур рәхмәт. Һәм мине җырчы буларак кабул иткән, күтәреп алган тамашачыма рәхмәт, мин сезнең алда баш иям. Сезнең газетага да бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Әле “Акчарлагына” караганда, Габделфәт абый Сафинны яратам. Иң зур теләгем – аның белән күзгә-күз күрешеп сөйләшү.
– Насыйп булсын, Эльмира!
“Минем турыда гайбәт сөйләү­челәргә рәхмәтлемен”
Хәмдүнә апа Тимергалиева белән дә күрешергә насыйп булды.
– “Җанлы концерт”та җанлы итеп җырладыгыз...
– Мин гомерем буе җанлы концерт. Фонограммага авыз ачканым булмады. Шулхәтле җылы кабул иттеләр мине, үземне өйдәге кебек хис итәм. Декабрьдә 50 ел була бит җырлый башлаганга. Бүген мин – иң өлкәне. Иң күп халык җырлары чыгарган кеше дә мин. Бер кешенең дә репертуарында 30дан артык халык җыры юк. Аллага шөкер, тавышым сакланды. Татар халкына гомергә рәхмәтлемен, мине үз итеп, җырчы итеп кабул иттеләр. Мин бик кыңгыраулы булдым инде. Көнләштеләр. Адым саен тырышып өскә үрмәләргә туры килде.
– Андый көнләшү бүген дә сизеләме?
– Кешелек дөньясы булганда бетми инде ул. Минем турыда гайбәт сөйләгән кешеләргә рәхмәтлемен, алар мине популярлаштырды. Ныграк сөйләсеннәр иде.
– Интернетта “Хәмднюша” исемле видео­ларыгыз күренми башлады. Әллә беттеме?
– Бара. Әле иртәгә бер өлешен төшерәбез. Миңа бит әле 17 генә яшь. Миңа ошый ул, кызык бит. Ул видеоларга да күп тәнкыйть сүзе ишеттем инде. Берсе “маймыл” дип язды. Безнең кешелек дөньясын маймыллардан туган дип сөйлиләр бит инде. “И, Ходаем, үземнең ата-бабаларымны искә төшергән өчен зур рәхмәт”, дидем. Ул мине бетереп ташлаучылар шул артистлар инде, гади халык алай эшләми. Гади халыкка мин һәм минем җырым кирәк.
– Яшьлек турында уйланасызмы?
– Уйландың ди, уйланмадың ди. Поезд киткән. Габдулла абый Рәхим­кулов әйтә иде: “Иртәгә уйлармын әле”, дип. Уйласаң, күңел төшә. Бүген мин 70 яшь белән барам. Ә яшьлекне уйласаң, үлемне дә уйларга туры килә. Иртән торам да көзгегә карыйм, үземне сыпырып җибәрәм: “Мин исән, уяндым”, дип. Бүгенге көн белән яшим.

“Бу дәрәҗәне әтиемә багышлыйм”
Әнә, Иркә дә күренә. Кулларында роза чәчкәләре, йөзе балкый.
– Иркә, котлыйбыз сине! Ниләр кичерәсең?
– Зур рәхмәт! “Бирәләр икән, ал. Кыйныйлар икән, кит”, – диләрме әле? Биргәч рәхмәт инде. Үзем артыннан йөреп алган бүләк түгел. Моның өчен мин 15 ел буе хезмәт куйган “Барс-медиа” компаниясенә рәхмәтле. Алар сюрприз форматында эшләделәр моны. Ышанмадым, әлбәттә. Кичә кич бүләк турында сиздерделәр. Кулыма тоттырмыйча ышанмыйм, мин әйтәм. Бер түшемә таккач,саласы да килми инде. “Шул дәрәҗәле исемне алсаң, теге дөньяга тынычлап китә дә алам”, – дип ярты еллап сөйләп килде әтием. Шуңа күрә бу дәрәҗәне әтиемә багышлыйм.
“Ул җыр мине 10 ел ашата”
Бүгенге концертта “Иң яхшы көн” дип җырлаучы Чәчкә дә күренде.
– Иң яхшы көнең кайчан булды, Чәчкә?
– Бүген. Һәр көнем яхшы минем.
– Бөтен җиргә ирең белән киләсең син...
– Юк, төрлечә. Әгәр баланы калдырырга урын булса, ирем минем белән килә. Булмаса, бала белән кала.
– Ә бүген кем белән калды кызыгыз?
– Дус кызым белән. Көтеп торадыр инде, балакаем.
– Гастрольләрең күпме быел?
– Юк, күп түгел. Весна кечкенә, калдырырга жәллим. Озакка калдырып китәргә урын юк. Ул бит мәче баласы түгел калдырып китәргә. Хәзер сөйләшә башлады. “Кайда йөрдегез, озак”, дигән кебек үз телендә нидер сөйләп ачулана башлады.
– Каенанаң Казанда бит. Нигә анда калдырып тормыйсыз?
– Каенанам эшкә чыкты. Үзенең кызы да минекеннән ике айга гына зур. Без бервакытта йөкле идек. Ике бала белән калдырып китеп булмый бит.
– “Кабахәт” җырын һаман сорыйлармы?
– Сорыйлар шул. “Юньсез җырны ничек сорарга мөмкин инде?” – дип уйлап куям. Минем бит башка, нормаль темага да җырларым күп. Бу җыр мине 2008 елдан бирле ашата инде.


Шул арада сәхнәдә Зәйнәп Фәр­­­хет­­динованы игълан иттеләр. “Зәй­нәп апа бу концертка ныклап әзерләнгән. Чәчен өч көн үргән”, – диде Гөлназ Сәфәрова. Концертны Айдар Галимов тәмамлады.


Концерт чыннан да “җанлы” узды. Тере тавышка җырла­ганнарын тыңлау үзе бер рәхәт икән. Әмма бер нәрсә күңелгә тиде: концерт ахырында барысы сәхнәгә чыгып, баш игән артистларны алкышларга күмеп озатыр урында, тамашачы чыгу юлына йөгерде...


Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 43нче саныннан укырга була!
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1390
ӨСКӘ